Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе мәет яныннан эшкә йөргән». 19 яшьлек кызны үги атасы үтереп, чүплеккә чыгарганнар

news_top_970_100
«Әнисе мәет яныннан эшкә йөргән». 19 яшьлек кызны үги атасы үтереп, чүплеккә чыгарганнар
"Татар-информ" архивы

2022 елның 31 июлендә Чиләбедә 19 яшьлек кызны үтергәннәр. Мәрхүмә Викториянең анасы Беренче каналга «Мужское / Женское» тапшыруына килгән. Әни кешене җинаятькә катнашы булуда гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, ул үз кызын кулларыннан тотып торган, ә үги атасы буган. Аннары мәетне чүп мичкәсенә чыгарып салганнар. Мәетне 4 көннән тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гаиләнең күршеләре студиягә килгән. Аларның сүзләренчә, Викториянең анасы Елена тикшерү эксперименты вакытында манекенның кулларын тотып күрсәтә. «Аннары мәетне юрган тышына төреп, чүплеккә чыгарганнар һәм контейнерга ыргытканнар», – ди Лариса исемле күрше хатын.

Ләкин Елена бу гаепләүне кире кага. Ул Вика ай ярым алар белән яшәмәвен, фаҗига булган көнне калган әйберләрен алырга кайтуын сөйли. Әни кеше кызы белән сөйләшмәкче була, укуын ташламаска сорый, ләкин Вика укуын ташлап, эшкә урнашырга тели. Аннары Викага арттан үги атасы Александр һөҗүм итә һәм буа башлый.

«Ярдәм итәсем килде, булдыра алмадым. Александр миңа кычкырды. «Син дә янына ятачаксың!» – диде. Мин диванга утырдым. Ул кызны идәнгә егып салды һәм өстенә утырып буа башлады. Мине җиңеннән тотарга мәҗбүр итте, мин «юк» дидем, мин аны кулыннан тотмадым», – ди Елена.

Үги атасы кыз өстеннән төшкәч, ул хырылдый башлый. Аннары ир-ат электр шнуры (удлинитель) ала һәм кабат буа башлый.

«Александр Виканы үтерде, мин үтермәдем. Нигә мине гаеплиләр?» – ди Елена.

Елена сүзләренчә, ул иренә мәетне чыгарырга ярдәм итмәгән, «капканы гына ачкан». Виканың мәете контейнерда 4 көн яткан. Әнисе аның яныннан узып эшкә йөргән. Үтерү турында полициягә хәбәр итәргә ашыкмаган. Ул кызы югалуын гына әйткән. Елена иреннән куркуын сөйли. Имеш, ул «бөтен гаиләне сую белән куркыткан».

Александр белән Елена танышулар сайты аша очраша. Ир-ат берничә тапкыр хөкем ителгән. Башта бар да яхшы була, ләкин, үтерүгә берничә ай алданрак, «ул бәйдән ычкынган кебек» була. Эшләми, Еленаны да кыйный.

Күршеләре фикеренчә, Александр Викага бәйләнгән. Алар Еленаның зарлануын, көнләшүен сөйли. Вика өйдән дә шуңа киткән булуы ихтимал. Менә шуңа күрә Александр аны бугандыр. Фаҗига көнне Александр исерек була, Елена махмырдан авырый, ул кызын яклый алмый.

Тапшыру алып баручылары Александр Гордон белән Юлия Барановская Еленага бик усал сүзләр әйтә. «Үзең үлсәң, әйбәтрәк булыр иде. Ул ирне сез сайлаган, кызыгыз түгел», – ди Юлия Барановская.

Үтерү ачыклангач, үги атаны сак астына алалар. Елена башта шаһит буларак карала. Аннары аңа «җинаятьтә катнашучы» статусы бирелә. Бу хатынның 8 яшьлек тагын бер кызы бар. Фаҗигадән соң ике ай ярым дәвамында бу бала анасы янында яши. Опека аны октябрьдә генә алып китә.Тапшыру алдыннан Еленаны ялган детекторында тикшергәннәр. Эксперт сүзләренчә, полиграф аның кызын кулыннан тотып тормавын һәм бергә яши торган иренә кызын үтерергә булышмавын күрсәткән.

«Аны ике әйбердә гаепләп була – берни эшләмәүдә һәм җинаять турында полициягә хәбәр итмәүдә», – ди эксперт.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү уздырырга һәм аның турында үзенә хәбәр итәргә кушкан. Җинаять эше судта. Александр гаебен таныган, ул Елена үтерүдә катнашмавын әйткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100