Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе кыйнап имгәткән нәни кызны табиблар коткара алмаган

news_top_970_100
Әнисе кыйнап имгәткән нәни кызны табиблар коткара алмаган
"Татар-информ" архивы

Ингушетиядә кыйнап имгәтелгән 4 яшьлек кыз бала хастаханәдә үлгән. Апрель азагында аны әнисе һәм әбисе кыйнаган дип фаразлыйлар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хәзер баланың анасы тоткарланган, тикшерү бара. Бу турыда Ингушетия башлыгы Мәхмүт-Али Калиматов телеграм-каналында язган. Бер атна элек ул бала янына хастаханәгә барган, кызчык ул чакта аңына килгән булган.

Барысы да бала терелер дип өметләнә, кызганычка, аны коткара алмыйлар. Әнисенең мәсхәрәләвеннән тыш, баланың канында да катлаулы авыруы була.

Хастаханәгә килгәндә сабый бик авыр хәлдә иде, диелә хәбәрдә.

Мәхмүт-Али Калиматов гаеплеләргә карата катгый чаралар күреләчәген белдерә.

ТАСС белешмәсе буенча, баланы кыйнауда әби кешенең дә катнашуы ихтимал, тикшерүчеләр аның гаебен дәрәҗәсен дә ачыклый. Әлеге гаилә махсус хисапта торган, диелә хәбәрдә.

«КП-Ставрополь» белешмәсе буенча, Сәмирә исемле бу баланы әнисе моңа кадәр дә кыйнаган. Ул чакта әни кеше «үзе егылды», «үзе бәрелде» дип акланган. Соңгы тапкырда табиблар сәер яраларны күреп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң җинаять эше ачылган.

Бала хастаханәдә аңына килгәннәр соң, табиблар аның хәле катлаулы дип бәяли, ләкин терелүгә өмет була. шулай да табиблар баланың канындагы авыруга каршы тора алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100