Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда быел 9 бала тәрәзәдән егылган: «Әнисе балаларын калдырып кибеткә киткән»

Ел башыннан бирле Татарстанда гына да тәрәзәдән тугыз бала егылып төшкән. Бәхетсезлек очракларының аяныч хисабы әнә шундый. Законның гамьсез ата-аналарга карата ни дәрәҗәдә катгый булуы турында Татарстан прокуратурасында сөйләделәр.

news_top_970_100
Татарстанда быел 9 бала тәрәзәдән егылган: «Әнисе балаларын калдырып кибеткә киткән»

Балаларны 6 яшьлек кызына калдырып, кибеткә киткән

Татарстанда тәрәзәдән егылып төшкән балаларның берсе һәлак булды, тагын сигезе авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу тугыз очрак әле ярты ел эчендә генә теркәлгән. Белгечләр фикеренчә, мондый бәхетсезлек очраклары җәй җиткәч, эссе көннәрдә кинәт тагын да арта.

«Ата-аналары тиешле игътибар биреп бетермәгән очракта, еш кына балалар тәрәзәгә менеп баса һәм бөҗәкләр кермәсен өчен куелган сеткаларга таянып, аска егыла. Балалар тәрәзәдә урнаштырылган мондый сеткаларның нык беркетелмәвен аңламый һәм ул аны тотып калыр дип уйлый», – дип сөйләде Татарстан Республикасы прокуратурасының Балигъ булмаган балалар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Ахатжон Ишматов.

Соңгы фаҗига 11 май көнне Әлмәттә булды. Анда яшь ярымлык кыз тугызынчы каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булды.

Фаҗига урынында булучылар бала 9 каттан егылып төшкәннән соң, шул ук тәрәзә төбендә утыручы тагын ике сабыйны күреп ала. Кызчыкның кече яшьтәге абыйсы һәм апасы тәрәзәдән аска карап утырган. Фаҗига шаһитлары шунда ук барлык ашыгыч хезмәтләрне чакырта. Фатир тәрәзәсенә янгын сүндерүчеләрнең баскычын куеп менәләр, балаларны фатир эченә кертәләр.

Әлеге гаилә имин булмаганнар исәбендә тормаган. Ир белән хатын өч кечкенә бала тәрбияләгән. Бу йорттагы фатирны алар фаҗигагә кадәр берничә атна элек кенә арендага алган була. Ата кеше эшләгән, әниләре балалар тәрбияләү белән шөгыльләнгән, дип сөйләде прокурор.

«Ул кичтә әтиләре эштә булган. Әнисе берничә сәгатькә сәүдә үзәгенә киткән. Балаларны өйдә үзләрен генә калдырган. Алты яшьлек олы кызлары кечкенәләрен карарга тиеш булган. Балалар башта уйнаган, аннары диваннарда сикергәннәр. Бу вакытта иң кечкенә бала тәрәзә төбенә менә һәм аска егылып төшә», – диде Ахатжон Ишматов.

Ана кешегә карата «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, хатын-кызны ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Ата-аналар зур бүлмәдә кунаклар белән утырган, бала бүлмәдә калган

Казанда өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән 4 яшьлек кыз исән калган. Аны вакытында хастаханәгә илтергә өлгергәннәр, ул бик авыр хәлдә була.

«Бу – күп балалы гаилә. Алар Казанга Камчаткадан кунакка килгән. Туганнарына керәләр. Бәхетсезлек очрагы булган көнне өлкәннәр залда утыра, ә балалар аерым бүлмәдә уйный. Бервакыт 4 яшьлек кыз бүлмәдә ялгызы гына кала, тәрәзәне ача һәм сеткага таянып, урамга егылып төшә», – дип сөйләде Ахатжон Ишматов.

Сеңлесенең бүлмәдә булмавын абыйсы күреп ала, әнисен чакыра. Хатын шунда ук урамга чыгып йөгерә һәм тәрәзә астында кыз баланы табып ала. Табиблар баланың ике үпкәсе дә урыныннан кузгалуын ачыклаган һәм баш сөягендә күп урыннарда сынган урыннар тапкан.

«Хәзерге вакытта тикшерү бара. Шуннан соң гына кызның әти-әниләре җаваплылыкка тартылырмы-юкмы икәнлеге аңлашылачак», – дип өстәде прокурор.

Әнисе бакчага чыгып киткән, тәрәзә ачык калган

Май ахырында Республика балалар клиник хастаханәсенә өч яшьлек малайны китергәннәр. Бала шәхси йортның беренче каты тәрәзәсеннән егылып төшкән. Корсак куышлыгы һәм аркасы имгәнгән. Баланы хастаханәгә Лаеш районы Сокуры бистәсеннән алып килгәннәр.

«Баланы табибларга әнисе үзе алып килгән. Малай өйдә ялгызы калган булган. Ул тәрәзәдәге сеткага таянган һәм урамда казып куелган җиргә төшкән. Бәхеткә, бала җитди имгәнүләр алмаган», – диде Ишматов.

Әнисе бакчага берничә минутка гына чыккан булган. Әлеге мизгел эчендә сабый тәрәзәгә менеп баса һәм егылып төшә.

Баланы үлемнән саклап калу өчен бер тапкыр 700 сум сарыф итү яхшырак

Ахатжон Ишматов искәртүенчә, тәрәзәдән егылып төшкән балаларның исән калу мөмкинлеге юк диярлек. Кагыйдә буларак, биек йортларның тирәсе бетон белән капланган һәм аның өстенә төшкән балалар җитди җәрәхәтләр ала.

Кечкенә сабыйны афәттән саклап калу өчен, тәрәзәләргә махсус йозаклар алып куярга кирәк. Мондый җайланмаларны балалар ача алмый. Тәрәзә йозакларына интернет аша бик җиңел генә заказ бирергә мөмкин һәм ул бик кыйммәт тә тормый  – 150-700 сум тирәсе.

«Гадәттә, ата-аналар гап-гади куркынычсызлык таләпләрен үтәми. Бала тәрәзәне ачып, бәхетсезлеккә юлыкмасын өчен тәрәзәләргә махсус җайланмалар да урнаштырмый. Һичьюгы, тәрәзә тоткычларын алып куярга була. Алар бит саморезларда беркетелгән һәм салдыру җиңел», – дип өстәде Ишматов.

Өлкән баласы ярдәменә өметләнүче һәм аны кечкенә балаларын карарга калдыручы ата-аналар да бар. Болай эшләргә ярамый, дип кисәтә прокурор. Бала уенга бирелеп онытылып китәргә һәм энеләрен-сеңелләрен күздән ычкындырырга мөмкин.

Күзәтчелек ведомствосы вәкиле ата-аналарга теләсә нинди шартларда да балаларын караучысыз калдырмаска киңәш итә.

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100