news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әнисе кара кайгыда»: табиблар электричкада ток суккан үсмернең кул-аяклары өчен көрәшә

news_top

9 августта Искитим шәһәрендә 15 яшьлек үсмер электричка түбәсенә менә һәм контакт челтәренә кагылып, каты пешү җәрәхәтләре ала. Ул әлегә кадәр хастаханәдә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Билгеле булганча, яшүсмер күптән «зацепинг» белән мавыккан, Телеграм-канал алып барган, үзенең видеоларын шунда урнаштырган. Соңгы сәфәре имгәнү белән тәмамланган.

Гадәттән тыш хәл булганнан соң яшүсмернең кулын һәм аягын ампутацияләгәннәр, дигән имеш-мимешләр таралган. Гаиләне бнлгән кешеләр бу хәбәрнең дөрес булмавын әйтә.

Үсмернең хәле турында аларның күршесе сөйләгән.

– Бүген аның әтисе белән сөйләштем: баланың кулын да, аягын да ампутацияләмәгәннәр. Әйе, малай кулсыз калырга мөмкин, дигән куркыныч бар, тик әлегә табиблар аның хәлен күзәтә. Яшь организм, барысы да яхшы булыр, дип өметләнәләр, – ди хатын.

Танышларының сүзләренә караганда, малай әкрен генә аңына килә башлаган.

– Ул инде ашый, аралаша башлаган, – ди күрше хатыны.

– Алга таба тиресен күчереп утырту көтелә. Моны Новосибирскида эшләячәкләр, дип ишеттем, – ди ул.

Танышлары сүзләренчә, малайның әнисе дә табиб, ул - терапевт. Һәм, әлбәттә, ул, табиб буларак, баласының никадәр җитди яралануын аңлый.

– Әнисе кара кайгыда, без аңа никадәр авыр икәнен аңлыйбыз, – ди күрше хатыны.

Хатынның 3 баласы бар: үсмер малае һәм 2 олы кызы. Кызлар, күршеләре сүзләренчә, мәктәпне медаль белән тәмамлаган, институтта укыйлар һәм, әниләренә ярдәм итү өчен, акча эшлиләр.

Әлеге вакыйганы тикшерү эшенә Көнбатыш-Себер транспорт прокуратурасы кушылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар