Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе йоклагач, өйдән чыгып киткән». 1,5 яшьлек малай ишекне ача алмыйча өшеп үлгән

news_top_970_100
«Әнисе йоклагач, өйдән чыгып киткән». 1,5 яшьлек малай ишекне ача алмыйча өшеп үлгән
Фото: https://vk.com/skr.sverdlovsk

Уралда яшь ярымлык малай өйләренә керә торган ишек төбендә катып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәре янында яшәүче нәни «тикшеренүче» туган йортының чоланында салкында өшеп үлгән. Бала өй ишеген ачып керә алмаган.

Фаҗига 6 декабрьдә Катышка авылында була. Күп балалы гаилә яши торган өйдә сабый үлә. Әтиләре вахта ысулы белән эшли, 4 баланы аналары карый. Кич белән әни кеше йокыга китә. Ул яшь ярымлык улының өйдән чыгып китүен абайламый кала.

2022 елның апрелендә туган сабыйның өшегән мәетен ул иртән өйалдында таба.

Җинаять эше ачылган. Бала салкында өшеп үлгән, дип фаразлана. Бу көннәрдә Свердловск өлкәсендә төнлә температура 40 градуска кадәр төшкән, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, иртән иртүк бала өйдән салкын өйалдына чыга. Аннары ул кире керер өчен ишекне ача алмый. Бу вакытта баланың анасы йоклый, ул баласы өйдә булмавын белми кала. Әни кеше өй алдына чыкканда, сабый өшеп үлгән була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100