Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе белмәгән?» Әниле-кызлы Россия туристлары Төркиядә яңа туган сабыйны ташлап киткән

news_top_970_100
«Әнисе белмәгән?» Әниле-кызлы Россия туристлары Төркиядә яңа туган сабыйны ташлап киткән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Төркиянең Анталья шәһәре аэропортында яңа туган баланы ташлап калдырган ике Россия кешесен тоткарлаганнар. Биредәге аэропорт хезмәткәре бәдрәфтә яңа туган сабый табып ала. Баланы Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек турист Екатерина тудырган. Бирегә ул анасы Елена белән килгән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Бәхеткә, бала исән кала. Екатерина белән Елена бәдрәфтән чыгып китеп, 12 минут узуга, сабыйны җыештыручы хатын күреп ала. Хатыннарны камералар аша табалар. Алар бу вакытта Мәскәүгә очып китүне көтеп утыра. Тик аларны тоткарлыйлар.

«Алар хәзер Төркиядә, әлегә элемтәгә чыга алмадым. Консул белән сөйләштем. Ул хастаханәгә барган, хатынымны прокуратурага алып киткәннәр. Мин кызымның авырлы булуын белмәдем дә. Иминиятчеләр шалтыраткач кына белдем. Хатыным да белмәгәндер, ул белгән булса, алар анда бармас иде», – ди Екатеринаның атасы.

Катя тулы гәүдәле булганга, ата-анасы аның авырлы булуын аңламагандыр. «Ул көллияттә укый, бар да яхшы. Урамга чыкса да, 22.00 сәгатьтә гел өйдә булды. Безнең белән яши», – ди ул.

Баланың атасы дип фаразланган егетне ул берничә тапкыр күргән – егет кунакка килгән булган. Ул да Катя кебек студент, Ногинскида укый.

Екатеринаның гаиләсе яхшы. Әнисе коррекция мәктәбендә укытучы, педагоглык стажы бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 октябрь 2024
    Исемсез
    Тагын россиялеләр турында начар фикер калдырганнар инде ангыраеп
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100