Уфада Башкортстанның клиник перинаталь үзәгендә кызыклы очрак булган. Әнисе һәм кызы бер үк көнне диярлек бәби тапкан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Кызы – кыз бала, ә әнисе малай тапкан. Сүз уңаеннан, бу – аның гаиләсендә 6 нчы бала инде.
«Мондый сирәк туры килү – тормыш эзлеклелегенең матурлыгын искәртә. Ике әнине дә, сабыйларны да чын күңелдән котлыйбыз. Һәр яңа көн аларга саулык, шатлык һәм чиксез бәхет алып килсен. Бу тарих үзәкнең елъязмасына кереп калды инде. Бу – тормышның гаҗәп һәм матур булуын тагын бер кат раслый», – дигәннәр Перинаталь үзәкнең матбугат хезмәтендә.