news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисе белән бабасы бакчада йөргән чакта башына раковина төшкән бала үлгән

news_top
Әнисе белән бабасы бакчада йөргән чакта башына раковина төшкән бала үлгән
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә 4 июньдә фаҗига килеп чыккан. Биредә 4 яшьлек сабый һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Агентлыкның үз чыганагы белешмәсе буенча, 3 бала әниләре белән бергә дәү әтиләренә кунакка кайткан. Бабай –хатынның әтисе.

«Якынча белешмә буенча, әнисе белән бабасы бакчада йөргәндә, балалар – 2 кыз һәм 1 малай өйдә була. Бер мизгелдә олы кызлары ванна бүлмәсенә керә һәм коточкыч хәл күрә: 4 яшьлек бала идәндә ята, аның өстенә раковиналы тумба ауган», – дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Урынга «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Табиблар баланың үлемен раслый.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар