Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе баласында җил чәчәге авыруы булуын белмәгән, кызчык вафат булган

news_top_970_100
Әнисе баласында җил чәчәге авыруы булуын белмәгән, кызчык вафат булган

Уфада яшәүче хатын 10 яшьлек кызын 1 атнадан артык салкын тиюдән дәвалаган, ул баланың җил чәчәге (ветрянка) вирусыннан авыруын белмәгән. Өй шартларында дәвалаудан соң кыз үлгән, дип хәбәр итә «Mash» каналы.

Телеграм-каналдагы мәгълүматлар буенча, 23 гыйнварда кызның температурасы күтәрелә, һәм көчле ютәл башлана. Аның 38 яшьлек әнисе кызына салкын тигән дип уйлый, шуңа күрә ул аны үзе генә дәваларга була. 8 көн дәвамында ана баласына антибиотиклар, ютәлдән сироплар бирә, шулай ук вакыт-вакыт ингаляцияләр ясый.

Әмма 31 гыйнварда кызчыкның хәле начарлана. Хастаханәдә табиблар баланы хастаханәгә салырга куша, әмма кыз аларны үзен яхшы хис итүенә ышандыра. Әнисе, кызын тыңлап, өенә кайта, анда аңа кабат дарулар бирә.

Әмма икенче көнне баланың хәле тагын да начарлана, һәм аңа «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Чакыруга килгән табиблар кызга укол ясап, ашыгыч рәвештә хастаханәгә ятарга кирәген таләп итәләр, әмма яшь пациент юлда барганда вафат була.

Соңрак кызда җил чәчәге чире булуы ачыкланган. Әгәр аңа вакытында амбулатор дәвалау билгеләнсә, ул үлмәгән булыр иде, дип язалар. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре баланың әнисенә бәйле тикшерү алып бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100