news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнисе бакчада йөргәндә, нәни кыз сулы мичкәдә батып үлгән

news_top

Уралда Слободо-Туринский районындагы Липчинское авылында 17 июньдә фаҗига була. Биредә 2 яшьлек кыз бала сулы мичкәдә батып үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Свердловск өлкәсе прокуратурасы белешмәсе буенча, әни кеше бакчада эшләп йөри, бала участокта уйный. Бераздан кызы югалганын абайлап алган хатын куркуга кала, баланы эзли башлый. Сабый бакчада тора торган сулы металл мичкә эчендә табыла.

Сабыйда яшәү билгеләре булмый инде. Әнисе «ашыгыч ярдәм» чакыра. Урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый.

Прокуратура белешмәсе буенча, гаилә профилактик хисапта тормый. Тикшерү эшен прокуратура контрольгә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар