Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе аңын югалтты». Ун яшьлек кызны күрше малай вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100

20 апрельдә көндез Карачаевск шәһәрендә 10 яшьлек кыз баланы вәхшиләрчә үтергәннәр. Баланың мәетен әтисе күршеләрдә тапкан. Аның өстендә киемнәре дә булмаган. Бу турыда Лайф хәбәр итте.

Кызны 15 яшьлек үсмер үтергән, дип шикләнәләр. Ул үзе гаебен танып күрсәтмә биргән. 

Кыз бала кибеттән туңдырма алып кайтып килгән чакта, аңа үсмер малай һөҗүм итә. Ул кызга таш белән бәрә, аннары муенын кисә. Аннары үсмер ниләр кылганы хәбәр ителми. Баланы эзләгән чакта, бу үсмер берни булмагандай кылана, эзләшеп тә йөри. Үзе лифт янындагы кан тапларын чистарта, өс киемнәрен, аяк киемнәрен юа, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, үсмер малай кызның  кайтканын күзәтеп торган. Бу хәбәрдә бала подъездга кергәч, үсмер егет аны үз фатирына сөйрәп алып кергән һәм шунда үтергән, диелә.

Мәрхүмә кыз 4нче сыйныфта укыган. Фаҗига булыр алдыннан аны әнисе кибеткә туңдырма алырга җибәргән булган. Үтерүдә шикләнелүче үсмер тоткарланган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, 10 яшьлек кыз кибеткә туңдырма алырга чыгып китә һәм югала. Ата-анасы баланы эзләргә чыга, берничә сәгатьтән кызның вәхшиләрчә мәсхәрәләнгән мәете табыла. Кыз подъездга кергәч, үтерүчесен очрата. Җинаятьче үсмер дә аның белән бер мәктәптә укый. Тоткарлагач, ул башта барысын да кире кага, аннары гына гаебен таный. Баласы үлгәнен белгән әни кеше аңын югалта, үтерүчене каргый. Аңа башка аналар да кушылган, аларны социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашып язалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100