Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе акырып елады, баласының мәетенә карый алмады» – Нәни малай ярга йөзеп чыга алмаган

news_top_970_100
«Әнисе акырып елады, баласының мәетенә карый алмады» – Нәни малай ярга йөзеп чыга алмаган
Фото: © "Татар-информ"

Петербургта Фин култыгында батып үлгән 7 яшьлек малайның анасы, баламны җил очыртып алып китте, дип белдерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баланың анасына карата җинаять эше ачылган.

«Бала су коена торган боҗрада була, аны җил алып китә. Малай боҗрадан чыга, ярга кадәр йөзеп чыкмакчы була. Әнисе аның артыннан яр буйлап чаба. Яр буендагы кешеләр, сабыйга булышуны сорап, өлкәннәргә һәм үсмерләргә кычкыра. Тик алар аңламый», – ди шаһит Виктория.

Пляжда халык күп була, тик ярдәм итүче генә табылмый. Әлеге пляжда коткаручылар да булмый.

«Анда чыннан да җил көчле иде, өлкән кеше булсам да, үзем дә очып китә яздым. Анасын хөкем итәргә кирәкми. Аның кычкырганы әле дә колагымда яңгырап тора. Беркем дә мондый хәл булмас, дип әйтә алмый», – ди биредә яшәүче Ирина.

Мәрхүм баланың анасының күрсәтмәләре шаһитларныкы белән бер диярлек. Хатын фаҗига булган көнне дус кызын очратуын, яр буенда салып утыруларын әйтә. Хатын улын да бирегә алып килгән. Аңа «ватрушка» өреп тутырган, үзе дус кызы белән ярда утырып калган.

Фаҗигадән соң әни кеше акырып елаган һәм баласының мәетенә карарга да курыккан.

«Мин ике шешә сыра эчтем, баланы гел карап тордым. Ул суда уйнады. Йөзә белми, ләкин мин су тирән түгел, «ватрушка»да батмый, дип уйладым. Улыма эчкә кермәскә куштым. Бер мизгелдә җил чыкты, «ватрушка»ны тирәнгә алып кереп китте. «Ныклап тотын, «ватрушка»ны җибәрмә!» – дип кычкырдым. Коткарыр өчен йөгердем. Тик өлгерә алмадым. Баламның мәетен ике ир-ат ярга алып чыкты. Беренче ярдәм күрсәтеп карадык, булмады», – дигән бу хатын сорау алганда.

Мәрхүм малай футбол яраткан, велосипедта йөргән, быел балалар бакчасын тәмамлаган. Аны әнисе ялгызы тәрбияли. Полициядә хисапта тормыйлар. Сорау алганда ул айга 2-3 тапкыр салгалавын, йөкле чакта наркотик куллануын да әйткән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100