Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнине үтерәләр. Ярдәм ит». Өч бала каршында әниләрен үтереп, каннарын чистарттырганнар

news_top_970_100

Хабаровскида күп балалы ананы дус хатыны үтергән. Аннары кан тапларын балаларына чистарттырган. Өч бала әниләренең мәете белән бер фатирда 1 тәүлек чамасы торган. Үтерүче хатын да шунда ук булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

4 бала анасы Ольганың (исеме үзгәртелә) ире төрмәдә, акчасы җитми. 4 һәм 9 яшьлек ике малай, 6 яшьлек кыз үстерә. Олы кызы инде аерым яши.

Ольганың 33 яшьлек дусты Ирина (исеме үзгәртелә) бар. Алар бергәләп «салгалый», балалар каршында табын корып утыралар. 2023 елның 26 октябрендә Ирина Ольганы үзенә кунакка чакыра. Ольга Иринада яшәп торырга ук сорый. 3 баласы белән килә. Балалар Ира апаны белә, аның фатирында тыныч булалар. Аннары табынга Ольганың сөяркәсе дә килә. Берничә көн эчәләр, балалар үзләренчә яши.

Ольга ваннага керә һәм раковинаны ялгыш вата. Ирина моңа бик ярсый, кычкыра, дустына ташлана. Тибә, суга, металл һәм агач таяк белән кыйный, аннары пычакка ябыша. Вәхшиләрчә кыйналган Ольга үлә.

3 бала әниләрен үтергәнне күреп тора. Алар күрше бүлмәгә кереп кача. Малайларның зурысы телефон алып, апасына яза. «Әнине үтерәләр. Ярдәм ит», – ди ул. Апалары моның кайда булуын белергә маташып карый, тик балалар адресны әйтә алмый. Малай апасын чакыра, «әнине хәзер үтерәләр» дип яза һәм пычак белән баш сөяге сурәтләнгән эмодзи куя.

Апалары полициягә йөгерә. Иринаның адресын тәрәзәдән төшерелгән фото аша ачыклыйлар. Бу фотоны малайлар апаларына телефоннан салган була. Ләкин эзләүгә шактый вакыт китә…

Бу вакытта Ольгага сөяркәсе дә ярдәм итми, «ашыгыч ярдәм» чакырмакчы була, тик Ирина аның телефонын ала һәм вата. Шуннан соң Ирина белән Ольганың сөяркәсе тагын эчәргә утыра. Алар, Ольганың үлүен белмәдек, ди. Балаларга, әниегез йоклый, дип аңлаталар.

Балалар кан эчендә яткан әниләрен уятырга маташа. Аларның ни уйлаганын күз алдына да китереп булмый. Шулай ук паникага да бирелмәгәннәр. Сабыйлар ахыргача ни булганын аңламагандыр, дип фаразларга була. Ә менә 9 яшьлек малайның гамәлләре сораулар тудыра, хәзер моны психологлар ачыклый, диелә бу хәбәрдә.

Аннары Ирина җыештырырга була, ул сөяркә ир-атка мәетне балконга чыгарырга куша, балаларга идәннән әниләренең канын чистарттыра. Сөяркә ир-ат мәеткә тими. Аннары ватык раковинаны һәм канлы әйберләрне чыгарып ташлыйлар, кергәч, кабат эчәргә утыралар. Балаларны да ашаталар.

Әлеге коточкыч урынны полиция хезмәткәрләре 30 октябрьдә генә таба. Иринаны тоткарлыйлар, «Үтерү» маддәсе буенча эш ачыла. Ирина гаебен танымый, җинаятьне кунак ир-ат кылды, дип белдерә.

Ләкин мәрхүмәнең олы улы Ирина сүзләрен кире кага. «Абый әнине кыйнамады», – ди ул.

Ирина исә моңа кадәр бер ир-атны үтергән өчен 8,6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән була. 2020 елның февралендә төрмәдән чыга. Хәзер суд аны 14 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100