Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнине кем үтергәнен белергә телим». Үсмер егет өч балалы хатынны үтерүчене эзли

news_top_970_100
«Әнине кем үтергәнен белергә телим». Үсмер егет өч балалы хатынны үтерүчене эзли
Фото: © "Татар-информ"

Новосибирск өлкәсендә 19 яшьлек Василий М., анасын үтергәннән соң, ярдәм сорап, «Комсомольская правда» сайтына мөрәҗәгать иткән. 37 яшьлек Татьянаны үтергәч, Василий, аның сеңлесе һәм энесе ятим калган.

Татьяна мәетен 2021 елның 2 октябрендә Степной бистәсе янында зират янында табалар. 2 елдан артык вакыт узса да, җинаятьче табылмаган, Василий эшне кабат башлатырга тырыша.

2021 елда күп балалы ялгыз ана Татьяна биредәге кошчылык фабрикасында эшли, 17 һәм 9 яшьлек улларын һәм 13 яшьлек кызын үстерә.

«Мин ул вакытта башка авылда училищеда идем. Әни белән энем һәм сеңлем яшәде. Сеңлем әйткәнчә, 2 октябрьгә каршы төндә әни эт белән йөрергә чыгып киткән, ниндидер ир-ат белән очрашасын, алар күптән түгел генә танышуын әйткән», – ди Василий.

Татьяна әйләнеп кайтмагач, балалар чаң суга. «Сеңлем елап миңа шалтыратты, әни өйдә булмавын әйтте, мин үз-үземә урын таба алмадым. Аннары безнең өйгә әнинең дусты килгән, алар сеңлем белән әнине эзләргә киткән», – ди Василий.

Алар зират янында юлның бер ягында Татьяна мәетен, икенче якта этенең үләксәсен таба. «Әнинең башына балта кебек нәрсә белән сукканнар, аны ябык табутта гына җирләттеләр. Миңа аңа карарга да рөхсәт итмәделәр», – ди Василий.

Татьяна үлгәннән соң, 2 атнадан Василийның атасы да үлә. Алар анасы белән күптән аерылышкан. Балаларны әбиләре карый. Аннары 1 ел элек әби дә үлә.

«Хәзер сеңлем белән энемнең якын кешесе – мин генә, без – ятим. Мин безнең әнине кем үтергәнен белергә телим», – ди егет.

Ул үз версиясен сөйли. «Үләр алдыннан, әни кафеда таныш хатыны белән була. Әнине шул авылдагы бер ир-ат биергә чакыра. Аннары алар фотога да төшә. Бу ир-атның хатыны бик көнче була. Минем версия – ул көнчелектән әнине үтергән, бу кафедагы фото аркасында дип уйлыйм. Ник шулай уйлыйммы? Әни үлгәч, ул безнең гаилә белән аралашудан туктады. Элек гел исәнләшә иде, хәзер безне күргәч, борылып китә, бер сүз әйтми. Аннан сорау алганнармы – белмим. Тикшерүчеләр сүзләренчә, шикләнелүчеләр булмаганга, эш тукталып торган», – ди ул.

Василий җинаять эшен тикшерүне кабат дәвам итүгә ирешергә тели, диелә хәбәрдә.

Читайте на WWW.NSK.KP.RU: https://www.nsk.kp.ru/daily/27600/4875138/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100