Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнине башта ярганнар, аннары үлгән»: ковидтан үлгән хатынны ике тапкыр «җирләгәннәр»

news_top_970_100
«Әнине башта ярганнар, аннары үлгән»: ковидтан үлгән хатынны ике тапкыр «җирләгәннәр»
"Татар-информ" архивы

Новосибирскида ковид белән авырып үлгән хатынны 2 тапкыр «җирләгәннәр». «Башта әнинең мәетен ярганнар, аннары ул үлгән», – ди мәрхүмәнең кызы. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

58 яшьлек Наталья Бронова Яңа елны бәйрәм иткәч, 1 айдан соң вафат булган. Башта Натальяның ире авырый башлый, аннары хатын үзе дә чирли. 5 гыйнварда аларның икесен дә хастаханәгә салалар. 30 гыйнварда туганнарына Наталья үлеме турында әйтәләр.

«Бәйрәм көннәрендә аларга бер антибиотик кадыйлар, аның файдасы булмый. Мин алардан адекват дәвалау бирүләрен таләп итеп карадым, хастаханәгә шалтыраттым. Әтигә башка препаратны 10 гыйнварда бирделәр, әнигә үзгәртмәделәр. Дару алмаштыргач, әтинең хәле яхшырды, әни генә шул килеш калды. Өстәвенә, хастаханәдә аның рентген снимогын югалтканнар, анда үпкәләре зарарлануы күренә иде. Әни шулай дип әйтте. 2 көн узгач, әнинең сулыш алуы кыенлашты, сатурация кисәк кенә төште. Аны реанимациягә салдылар, 2 атнадан ул үлде», – Натальяның кызы Елена.

Туганнары Натальяның үлеме сәбәбен әле дә белми. «Документларда күрсәтелгән беренче вакыт – 11.00 сәгать, аны патологоанатом куйган, протоколны миңа бирделәр. Ул шул чакта әнинең мәетен ярган. Аннары буталчык китә: пациентны күзәтү көндәлегендә әни 15.20 сәгатьтә үлде дип язылган. Язманы ярты сәгатькә алдан – 14.50 сәгатьтә теркәгәннәр. Әни кайчан үлгән, ниләр булган, без әле дә белмибез», – ди Наталья.

Елена Росздравнадзорга мөрәҗәгать иткән. Ведомство аның ягына чыккан. «Росздравнадзорның Новосибирск өлкәсе буенча территориаль органы мәҗбүри таләпләр (документлар алып баруга кагылышлы) бозылуын ачыклады. Хастаханә адресына мондый кагыйдә бозулар булдырмау турында кисәтү игълан ителде», – дигәннәр ведомствода.

Еленага иминият компаниясенә мөрәҗәгать итеп, экспертиза оештырырга киңәш ителгән, ул шулай эшләргә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100