Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аниматор булып эшләвем: кире бу эшкә кайтмас идем!

Балалар белән эшләүне күпләр иҗади рәхәт эш дип саный. Бер яктан караганда, әлбәттә, күңелле һәм мавыктыргыч, ләкин монда зур җаваплылык та таләп ителә. Шуңа буш иллюзияләрне бетерү максатыннан, курсташым, үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килә.

news_top_970_100
Аниматор булып эшләвем: кире бу эшкә кайтмас идем!

Бүген җәйге каникул вакытларын авылда уздыру дигән нәрсә бетеп бара. Кичләрен урамга чыгарга да кеше табып булмый. Заман яшьләренең күбесе хәзер эштә «югала». Үз-үзеңне тәэмин итү, күбрәк акча эшләүне һәм тәҗрибә туплауны алар өстенрәк күрә.

«Лагерьга вожатый булып урнаштым»

Университетта бергә укыган адашым - Алсинә үзен киләчәктә укытучы сынап карарга дип, җәен балалар лагерена эшкә урнашкан иде. Анда туплаган тәҗрибә, булган вакыйгалар хакында ул миңа да сөйләде.

Беренче чиратта, балалар белән уртак тел таба алу-алмавымны ачыклыйсым килде, — диде Алсинә. — Монда мин акча өчен урнашмадым. Төп максатым — дөрес юлда булуымны ассызыклау һәм үземне комфорт зонасыннан чыгару иде. Әлбәттә, хезмәтең өчен түләү алуга да шатланмый калмыйсың инде. Үзең эшләп алган акча бөтенләй башка бит ул. Җаның теләгән ризыкны рәхәтләнеп ашыйсың, сатып аласың, әниләрне дә борчыйсы юк. Мин, мәсәлән, шул акчага үземә айфон алдым.

Лагерьда кыенлыкларсыз яшәп булмый. Монда чит кешеләрнең проблемалары да синекенә әверелә. Балалар белән ниндидер хәлләр килеп чыкса, чишү юлын нәкъ менә сиңа эзләргә туры килә. Аларның гел кайсыдыр җире авырта, «аны ашамыйм», «монысын теләмим» дияргә тотыналар. Сабыйлар әле бер хәл, ата-аналар белән дә эшләргә туры килә бит. Кайберләре балаларын үсендереп, үз хаталарын безнең җилкәләргә аудара. Бик сирәге генә аңлый белә, урынлы тәрбияң өчен рәхмәтләр, җылы сүзләр әйтә.

Шулай бер кыз аягын авырттырды. Ә аның әнисе дәрәҗәле ханым. Барыбыз да нык курыккан идек. Әле ярый хәлгә керә, аңлый белә торган кеше булып чыкты. Тынычландырдык, ситуацияне аңлаттык һәм кызны хастаханәгә алып барып, аягын табибка күрсәттек. Шуның белән әлеге мәсьәләгә кире әйләнеп кайтмадык.

Без телефоннарны җыеп алып, аларны ярты сәгатькә генә сөйләшеп алырга, зарядка тутырырга бирә идек. Шул чагында бер кызның зарядка җыйдыра торган чыбыгы югалды. Моны белеп алып, әни кеше безгә шалтыратып кычкыра, чыбыкны таптыра башлады. Бу — баланың үз гаебе иде. Проблеманы бер вожатыйның үз заряднигын бирү белән хәл итүебез исемдә.

Лагерьда чиклүләр куймыйча мөмкин түгел. Кайчак балаларның якыннары ук әлеге чикләүләрне боза: ярамаган азык-төлекне (чипсы, кирешки) яшереп кертә. Монда һәр балага мөнәсәбәт бертигез булырга тиеш, аларның һәрберсе игътибар таләп итә, бер-берсеннән көнләшә башлыйлар.

Иң рәхәте — балаларның сиңа ышануын, яратуын тою. Шулай алар үз серләре белән дә уртаклаша. Әйтик, минем янга: «Ул миңа ошый.», «Мин аны яратам!» — дип әле 1-2 сыйныфта гына укыган балалар килеп әйтә, киңәш сорый иде. Шулай ук әти-әниләрнең мактау сүзләре әйтеп: «Иң шәп вожатый! Аны гына сайлагыз!» диюләре минем дөрес җирдә булуымны дәлилли. Бик сагынам балаларны. Киләсе елга да лагерьда эшләү өмете белән янып яшим.

Аниматор булу җиңелме?

Мин дә балигъ булганчы ук кирәк-яракларымны әти-әни кесәсеннән түгел, ә үзем эшләп тапкан акчага алырга хыялландым, ләкин ни өчендер башта тәвәккәлли алмадым. Ниһаять, 2 курста эшкә кердем. Ничек булды соң бу?

Төркемдәш кызлар белән төшке аш вакытында сөйләшеп утырганда эшкә урнашу темасына кереп киттек. Шулай интернеттан вакансияләр эзләп, бер-беребезгә җибәрергә тотындык. Соңыннан берсенә тукталып, шалтыратып белештек. Үзләренә чакырдылар, килгәч анкета тутырттылар. Шул ук көнне ике сәгать эчендә җитәкчеләр безне, без үзебезне яңа эштә сынап карадык.

Мин хәзер балалар мәйданчыгында аниматор! Укудан соң туры эшкә килә торган булдым. Әлбәттә, һәр көнне дә чыгып булмый, аның каравы, ялларда 9 яки 12шәр сәгать эшләгән көннәр күп булды. Сәгатенә 100 сум түләделәр. Штрафлар да юк түгел: соңга калган өчен минуты - 10, эшкә чыга алмасаң 5 мең сум иде. Аена 8-10 мең сум хезмәт хакы алып килдем.

Шушы урында «Аниматор» һөнәре өчен уртача хезмәт хакын әйтеп узу кирәктер. ГородРабот.ру мәгълүматлары буенча, Казанда әлеге профессия вәкилләре уртача 28 мең сум акча ала.

Аниматорлар турында сөйләгәндә күз алдына кызыклы мультфильм персонажларларына киенгән кеше килеп баса, әмма без үзгәчәрәк идек. Эш киеме — гади футболка. Бөтен вазыйфабыз — мәйданчыктагы балаларны карау, алар белән уйнау һәм кирәк вакытта ярдәм итү. Бер яктан караганда, җиңел эш кебек, әмма бу алай түгел. Балалар белән йөгереп, уйнап, алар туздырганны җыю күп энергияне ала. Балалар мәйданчыгы хезмәткәре булгач, вазыйфалар әле алда саналганнар белән генә чикләнми: берүк вакытта син тәрбияче, кассир, фотограф, җыештыручы һәм хәтта табиб та.

Моннан тыш, биредә балалар бәйрәмнәре дә уздырыла. Аның өчен аерым тантана заллары каралган. Монда ата-аналар инде чын аниматорларны яллый. Алар менеджерларыбыз белән алдан нинди мультфильм герое балаларның күңелен күрәчәге хакында уйлаша һәм вакыты белән бәясен сөйләшеп куя. Аниматорлар сөйләвенә караганда, аларга сәгатенә 1500 сумнан башлап түлиләр.

Әгәр гаилә аниматор ялламаса, туган көн белән без — мәйданчыкта эшләүчеләр котлыйбыз. Моның өчен бер аниматор костюм кия дә шәмнәр кабызып торт алып керә. Бу хезмәтебез бушлай. Шулай да, туган көндә ешрак официант булып чыгарга туры килде. Монда банкет суммасыннан 10 проценты безгә - официантларга һәм савыт-саба юучыларга бүленә. Кайчагында «чәйгә» дә калдыралар. Кайбер көннәрне мәйданчык та, банкет та синең өстә була. Вәт ул көнне «согыңны» сыгалар инде…

Бәйрәм көннәрендә исә кассирга кадәр костюм киелә һәм аерым күңел ачу программасы төзелә. Балалар түземсезлек белән үзләренең яраткан персонажларын көтеп ала: «Маршал», «Анна», «Панда» дип чабып килеп кочалар. Шул чагында күңелдә нинди рәхәт хисләр булуын аңлатып бетерә торган түгел. Димәк, балалар паркка дип кенә килми, ә нәкъ менә синең белән уйнарга, вакыт үткәрергә омтыла. Безнең мәйданчыкның төп үзенчәлеге дә нәкъ менә шуннан гыйбарәт.

Балалар белән эшләгәч, нинди генә хәл булмый! Бервакыт (әле ярый минем смена түгел) аниматорыбыз кечкенә бала белән уйнаганда аны өскә ыргыта һәм тотып кала алмый. Сабый башы белән идәнгә килеп төшә. Ул бик нык шешенә. Бу хәл баланың ата-анасы күз алдында була. Алар тавыш чыгара, судка бирү белән яный. Җитәкчелек әлеге низагта акча биреп котыла. Аниматорга исә хәтта штраф та булмый, эшләвен дәвам итә.

Күз алдында мондый хәлләр булгач, мин дә соң озак эшли алмадым, ул-бу булганчы дип китәргә карар кылдым. Аннан җитәкчелек алмашынгач та эшкә үз кешеләрен генә куя башладылар, эшләгән эшем тиешенчә бәяләнмәде.

Эшем миңа бик күп тәҗрибә бирде: балалар һәм аларның ата-аналары белән уртак тел табарга өйрәндем, үземне төрле персонаж ролендә сынап карадым. Үкенүен үкенмим, ләкин кире бу эшкә кермәс идем...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100