Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниле ятим

news_top_970_100

«Әни, ә бу нәрсә ул?» – дип, китаптагы зур чебен рәсеменә бармагы белән төртеп күрсәтте Мәдинә.

«Мәдинә, тинтерәтмә әле мине, ә!» – дип, каядыр еракка карады әнисе.

«Әйт инде, әни, әйт инде», – дип өзмәде дә куймады кыз.

«Кая, күрсәт!» – диде Динә. дорфа гына.

«Менә!» – диде кыз, бармагын төртеп.

«Күрмисеңмени? Кигәвен бит!» – диде Динә, кызына карап.

«Ә мин аны зур чебен дип уйлаган идем», – диде Мәдинә.

«Әйдә, тик кенә тор әле, синең кайгы түгел миндә!» – дип кашларын җыерды әнисе.

«Әни, ә без монда кемне көтәбез?» – диде Мәдинә, тын калу турында уенда да юк иде кызның.

«Уф, мең төрле сорау, ә! Бәләкәй бала димәссең дә», – диде Динә, түзәрлеге калмыйча.

Ул кызны кинәт кенә кулыннан эләктереп алды да каядыр алып китте. Мәдинә исә әнисенең нишләп шулай көтмәгәндә усалга әйләнүен аңлый алмады. Алар ниндидер бина янына килеп җитте.

«Укый беләсеңме?» – дип кызына иелде Динә.

«Әзрәк», – диде Мәдинә, аңа зур күзләрен тутырып карап.

«Әйдә, укы әле», – диде Динә, ишек өстендәге зур хәрефләргә төртеп.

«Ин-тер-нат», – дип иҗекләп укып күрсәтте Мәдинә.

«Нәкъ шулай! Әгәр үзеңне шулай тәртипсез тотсаң, тыңламасаң, шушында җибәрәм сине», – диде Динә һәм тагын кызын кулыннан җилтерәтеп алды да кире китте.

Мәдинә «Интернат нәрсә икән ул?» дип уйланып барды. Әллә анда бәләкәй балаларны кыйныйлармы, тагын нәрсә эшлиләр икән? Боларны ул нибары берничә елдан беләчәк иде...

Динә кияүгә иртә чыкты. Кызга 18 яшь тулуга ук, аны мәктәптәге иң чибәр егет үзенә сайлап куйган иде инде. Ул вакытта Динә моның белән бик горурланды. Тик иренең чибәрлеге аңа тормышта тамчы да ярдәм итмәде. Динә туйдан соң ук балага узды, ә ире шундук эчеп, кәеф-сафа корып йөри башлады. Кызлары Мәдинәгә 4 яшь тулгач, ире Самат юкка чыкты. 1 ай узгач, аның мәетен күрше ишегалдындагы йортта табуларын әйттеләр. Әйе, бу – кайгылы хәбәр иде, тик Динәгә барыбер булды. Шушы тулыр-тулмас 5 ел эчендә иренең кыланмышлары аны тәмам туйдырган иде, ул хәтта күңеленнән генә җиңел сулап куйды.

Саматны җирләп бераз вакыт узгач, Динәгә күптәге дус кызы шалтыратты.

«Ой, синең белән кайчаннан бирле сөйләшкән юк иде инде», – дип сөенде Динә бу шалтыратуга.

«Менә кайттым әле, бәлки, берәр җиргә барып, сөйләшеп утырырбыз», – диде Алия.

«Әйе, ләкин... – дип, кечкенә Мәдинәгә карады Динә, – ярар, очрашырбыз».

Алия белән сөйләшеп бетергәч, Динә әнисенә шалтыратты, Мәдинәне карап торуын сорады.

«Карап торам, кызым, алып кил Мәдинәне», – дип шундук ризалашты әнисе.

Динә дус кызы белән очрашуга китте. Төн җиткәнче кафеда утырдылар һәм шунда бераз кызмача булган 2 егет белән таныштылар.

Динә иртән күзен ачып җибәрде дә үзенең өендә түгеллеген аңлады. Ян-ягына борылган иде, янәшәсендә ниндидер ир-ат ята. Бөтен киеме дә өстендә булуын аңлады, тиз-тиз генә торды да, тавышланмаска тырышып, чыгып китте.

«Динә, син кичә кая юкка чыктың ул?» – дип, борчылып, Алия шалтыратты.

«Кара, мин бөтенләй берни хәтерләмим», – диде куркынган Динә.

Барысы да шуннан башланды да инде. Теге ир-атның исеме Вадим иде, ул да теге кафеда булган, Динә белән Алиягә исерек егет бәйләнә башлагач, теге исерекне сугып кына еккан. Ә куркудан агарынып, тораташтай катып калган Динәне үзе белән өенә алып кайткан.

«Динә, син кайда?» – дип, әнисе әллә ничә тапкыр шалтыратты. Бу вакытта Мәдинә әбисе янында 1 айга якын яши иде инде.

«Әни, әзрәк сабыр итеп тор инде. Монда минем шәхси тормышым җайланып-майланып килә бугай», – дип үтенде Динә.

«Ай, кызым, балаңны югалтасың, белеп тор. Хәзер аны күз уңыннан ычкындырсаң, соңыннан кызың сиңа ышанмаячак, бел аны», – дип акыл өйрәтте әнисе.

«Әни, күрешкәнчегә кадәр. Үбәм, яме», – диде дә Динә, телефонын сүндереп куйды.

Вадим, дип тәмам шашты Динә. Хатынга аның белән шундый рәхәт булды. Вадим – көчле, чибәр ир, Динәгә башын югалтып гашыйк булды.

«Вадим», – диде берсендә, ирнең куенында иркәләнеп яткан Динә.

«Әү, җаным?» – диде Вадим, аңа таба борылып.

«Мәдинәне әни яныннан кайчан алып кайтабыз соң?» – диде Динә.

«Беркайчан да алып кайтмабыз, дип уйлыйм» – диде бик җитди тавыш белән ир.

Ә Динә исә сайлау алдында калды. Яки ул яраткан кешесе белән, әмма кызыннан башка яшәячәк, яисә... Тик икенче вариант турында аның уйлыйсы да килмәде.

«Ярар», – диде Динә. Ул, Вадим хәзер генә шулай дип әйтәдер, дип уйлады. Соңыннан, өйләнешкәч, Мәдинәне һичшиксез үзләре янына алып кайтырга риза булачак, дип ышанды Динә.

Шулай еллар уза торды. Инде Динәнең әнисе дә «Мәдинәне кайчан алып китәсең?» дип шалтыратмый башлады. Оныгын беркайчан да, беркем дә килеп алып китмәячәген тәмам аңлаган иде ул. Вадим белән 4 ел бергә яшәү дәверендә Динә кызын бер тапкыр да күрмәде. Ул балага узды, ә Вадим моңа сабый баладай сөенде. Динә башта аптырап та калды, ул бит аны, балаларны бөтенләй яратмыйдыр, дип уйлап йөргән иде.

«Син нәрсә инде, җаным. Үземнең бала булса яратам мин», – дип Динәне кочагына алды.

«Мин сине яратам», – дип, ирнең куенына сыенды Динә.

«Алайса ЗАГСка барырга кирәк», – диде Вадим, бик җитди итеп.

Алар өйләнеште. Ә туйдан соң 1 ай узгач, Динәнең әнисе вафат булды. Мәдинә белән нәрсә эшләргә икәнен аңламады Динә. Ул ире белән сөйләшеп карарга булды. Вадимны кухняга чакырды.

«Юк!» – диде Вадим. Бу – аның бердәнбер һәм ахыргы җавабы иде.

«Ничек соң?..» – диде Динә, еларга җитешеп. Тик соңыннан «бердәнбер чыгу юлы – интернат булыр» дип уйлады.

Ул кызын алырга барды, Мәдинә аны сөенеп каршы алды, тик... Бу – аның өчен чит хатын-кыз иде, Мәдинә дә аңа чит бала булган кебек...

«Әйдә, киттек», – диде Динә, кырыс тавыш белән.

Кыз бер карусыз әйберләрен җыйды һәм әнисе артыннан иярде. Алар интернатка килде. Әнисе аны кайчандыр бу интернат янына алып килгән иде, «тыңламасаң, шушында калдырам» дип куркыткан иде инде... Мәдинә бик яхшы хәтерли аны. Соңыннан Мәдинә, коридорда утырып торганда, әнисенең директор белән сөйләшкәнен ишетеп торды.

«Син мине монда калдырасыңмы?» – дип сорады ул әнисеннән.

«Шулай кирәк», – диде Динә. Үз гомерендә әнисеннән ишеткән соңгы сүзләр булды бу Мәдинә өчен.

Динә китте. Алар Вадим белән башка шәһәргә күченде, анда уллары туды. Русланны әтисе дә, әнисе дә бик яратты, иркәләп кенә үстерделәр. Бу гаиләдә Мәдинә турында беркем дә, беркайчан да исенә төшермәде.

Русланга 10 яшь тулгач, Динәгә органнардан шалтыраттылар, Мәдинәне чит илгә тыелган матдәләр алып чыкканда кулга алуларын әйттеләр.

«Кем турында әйткәнегезне аңламыйм. Мин ул кешене белмим», – дип трубканы куйды Динә.

«Кем шалтыратты?» – дип сорады Вадим.

«Белмим, номерны бутаганнар», – дип иренә елмайды һәм аны үбеп алды Динә.

Берничә елдан соң Вадим белән Динә бердәнбер улларының чыгарылыш кичәсенә килде. Динә никтер артына борылып карады һәм мәктәп капкасы янында нәни кызын җитәкләгән чибәр генә бер хатын-кызны күрде. Үзе дә сизмәстән йөрәге сызып куйды Динәнең, әмма ул моңа артык игътибар итмәде, кире борылды. Ул моның барысын да үз куллары белән эшләгәнен аңлый, һәм бернәрсәне дә инде кире кайтарып булмый иде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100