Айгөл күзләрен чытырдатып йомды да юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты. Ул күптән, әти-әнисе кычкырыша башлауга ук уянды инде. Кәефе кырылды.
Бүген шимбә. Әтисе белән әнисе аны зоопаркка алып барабыз дип вәгъдә иткән иде, әмма Айгөл бүген бернинди дә зоопарк булмаячагын аңлады. Ул әти-әнисенең талашуы нәрсә белән төгәлләнәсен дә бик яхшы белә. Хәзер әнисе әйберләрен җыячак та өйдән чыгып китәчәк. Ә аннан әтисе, азгын хатынына зарланып, көне буе кухняда эчеп утырачак.
«Каһәр суксын инде үзеңне! Кызың белән үзең яшә!» – дип кычкырды Әминә һәм ишекне дөпелдәтеп ябып чыгып китте.
Айгөл авыр сулап куйды һәм әтисе янына кухняга чыкты. Ул әтисе бүген эчмәс һәм зоопаркка барырлар дип өметләнде. Әмма кыз ялгышты. Әтисе аракы шешәсе ачкан һәм «кайгысыннан» эчеп утыра иде инде.
«Әти, без бүген зоопаркка барабызмы?» – дип өметләнеп сорады Айгөл.
«Юк! – дип кычкырды Гайсар. – Миңа мишәйт итеп йөрмә, бар, марш, бүлмәңә!»
Айгөл әтисе белән сатулашып тормады һәм үзенә бутерброд ясап ашарга теләде. Өйдә хәтта ипи дә булмавын аңлады да, бер чынаяк чәй ясап алды һәм бүлмәсенә кереп китте.
Ярты көн елап ятты, аннан ишегалдына чыгып җилләнеп керәсе итте. Урамга чыккач, подъезд янындагы эскәмиягә килеп утырды. Уен мәйданчыгына күз төшерде, анда шат күңелле балалар ары-бире чабулап, уйнап йөри, ә яннарында әти-әниләре утыра... Айгөл тагын елап җибәрде...
«Үскәнем, нәрсә булды? Малайлар кыерсыттымы әллә?» – дип сорады күршесе Рәшидә апа. Ул кибеттән кайтып килә иде ахры, ике кулына да авыр сумкалар тоткан.
«Юк, мине әти белән әни кыерсытты. Ярты көн талаштылар, аннан әни тагын чыгып китте, әти аракы эчә. Ә алар миңа бу көнне зоопаркта уздырырга вәгъдә иткәннәр иде», – дип, чын дөресен сөйләп бирде кыз.
«И мескенем лә... Елама инде, конфет биримме?» – дип тынычландырырга тырышты күрше апа кызны.
«Рәшидә апа, ә нигә сезгә шулкадәр күп ризык? Сез берүзегез генә яшисез бит...» – дип кызыксынды Айгөл.
«Нишләп үзем генә булсын, – дип елмайды Рәшидә, – минем песием Барсик бар. И балакаем, син ачтыр бит инде. Әйдә, тәмле төшке аш белән сыйлыйм үзеңне», – диде Рәшидә.
«Рәхмәт», – диде кыз сөенеп.
Айгөлнең кәбестәле ашны тәмләп ашавын күреп, кызны жәлләп куйды, күзенә яшь тыгылды. Рәшидә язмышның үзенә карата гаделсез булуына гаҗәпләнде. Аның бу тормышта барысы да бар: яраткан эше, үз фатиры, акчасы. Әмма хатын-кыз бәхете генә юк, аның өендә бервакытта да бала-чага көлүе яңгырамады.
Рәшидә баласын йөклелекнең соңгы аенда югалтты. Ул катлаулы операция кичерде.
Табибларның: «Сез башка беркайчан да йөккә уза алмаячаксыз, бала таба алмаячаксыз...» – дигән сүзе әле дә булса колагында яңгырап тора. Бу хәлдән соң ире дә аны ташлап китте. Рәшидә озак вакыт депрессиядә булды, әмма соңыннан үз-үзен кулга алды һәм бар тормышын эшенә багышлады. Шушы еллар эчендә ул балалар поликлинкасында бүлек мөдире дәрәҗәсенә күтәрелде һәм шәһәрдә иң хөрмәтле педиатрларның берсенә әйләнде.
«Рәшидә апа, ә нишләп сезнең өйдә балалар юк?» – дип сорады беркатлы Айгөл, күршесенең авырткан урынына кагылып.
«Шулай килеп чыкты инде, үскәнем. Әмма минем эштә балалар бик күп, мин аларны дәвалыйм», – дип аңлатты Рәшидә.
«Ох-о-о! Минем дә, үскәч, балаларны дәвалыйсым килә», – дип хыялланып алды Айгөл.
«Әгәр мәктәптә яхшы укысаң, һичшиксез, табиб булырсың», – дип елмайды Рәшидә, Айгөлне башыннан сыйпап.
Кыз күрше апасында кичкә кадәр кунак булды. Үз фатирларына соң гына кайтты. Бераздан ишек тавышын ишетте, «Әни кайтты!» дип сөенеп чыкты.
Ишек янына килгәч, Айгөл әнисенең чемодан җыйганын күрде. Әтисе бу вакытта гырлый-гырлый йоклап ята иде.
«Әни, без әллә берәр җиргә барабызмы?» – дип сорады Айгөл.
«Кызым, мине командировкага җибәрәләр. Син тәртипле бул, яме, әтиеңне тыңла», – дип тиз-тиз генә әйтте дә, Әминә чемоданын алып чыгарга ашыкты.
«Әни, син тиз кайтасыңмы?» – дип елап җибәрде Айгөл.
«Әйе, озак тормыйм», – диде Әминә, кызын үбеп алды да өйдән чыгып китте.
Айгөл кечкенә әле, шуңа да әнисен берничек тә командировкага җибәрә алмауларын аңламый, чөнки Әминә инде 8 ел бер җирдә дә эшләмәде. Хатыны чыгып киткәннән алып Гайсар башын югалтып эчә башлады, хатынының шулай ташлап чыгып китүен кичерә алмады һәм күңел яраларын аракы белән «дәваларга» тотынды. Ир кешелеклелеген тиз югалтты, кызына тамчы да игътибар итмәде, аны бар дип тә, юк дип тә белмәде. Хәзер Гайсарның бер генә проблемасы бар – аракыга акча табу. Озакламый, Гайсар фатирдагы сатарлык бөтен нәрсәне шешәгә алмаштырып бетерде. Айгөл өчен тормышта чын-чынлап «кара полоса» башланды. Ул ачлы-туклы яшәде, өстәлдә калган калдык-постыкны ашап көн күрде.
1 сентябрь якынлашып килә. Айгөл быел 1нче сыйныфка барырга тиеш, ә аның формасы да, сумкасы да, гомумән бернәрсәсе дә юк. Кыз көннәр буе тәрәзәдән күзен алмады, әнисен көтте. Әни кайтыр, әти эчүен ташлар һәм элеккечә яши башларбыз, дип өметләнде. Берсендә Айгөл, уйнап кергәндә, фатир ачкычларын югалтканын абайлап алды. Бу эше өчен әтисенең пыр тузып ачуланасын белә ул, шуңа кире уен мәйданчыгына чыгып, бер сәгать буе ачкычларын эзләде. Әмма караңгы төште һәм кыз ачкычларын таба алмады. Этажга менгәч, Айгөл ишеккә шакыды, әмма нәкъ ул уйлаганча булды – бу вакытта әтисе үлеп йоклый иде һәм берни дә ишетмәде. Нәрсә эшләргә белмичә, Айгөл ишек төбендәге җәймәгә утырды һәм әтисенең уянганын көтә башлады. Бичара бала ишек төбендә йоклап киткәнен сизмәде дә.
Иртән Рәшидә фатирыннан чыккач, ишек төбендә йоклап яткан баланы күреп, коты очты.
«Айгөл, балакаем, нишләп ишек төбендә йоклап ятасың?!» – дип кычкырып җибәрде Рәшидә.
«Рәшидә апа, мин ачкычларны югалттым, ә әти эчкән, йоклый һәм миңа ишекне ачмый», – дип зарланды кыз күзләрен уа-уа.
«Бу – бигрәк оятсызлык бит инде! – дип үртәлде Рәшидә. – Ә әниең кайда?»
«Әни күптән өйдә түгел инде, ул командировкага китте һәм кайтмый, ә әти эчә дә эчә...» – диде Айгөл.
«Нинди командировка? – дип аптырады Рәшидә. Әминәнең гомер буе бер җирдә дә эшләмәвен белә иде күршесе. – Әйдә, тор әле, Айгөл, әйдә, миңа керәбез. Мин моны болай гына калдырмыйм!» – диде Рәшидә.
Айгөл күрше апасын тыңлап, аның артыннан китте. Рәшидә апасы аны ашатты, юындырды һәм җылы урынга йокларга яткырды.
«Айгөл, мин хәзер эшкә барып кайтам. Әгәр син уянганда мин өйдә булмасам, беркая да китмә, яме, песи белән уйна, телевизор кара. Мин сиңа өстәлдә бутербродлар калдырдым, ашап алырсың», – диде Рәшидә.
«Рәхмәт, Рәшидә апа», – дип канәгать елмайды кыз. Ул шушы мөлаем ападан бөркелеп торган җылылыкны, кайгыртуны тойды.
Рәшидә эшләрен тиз-тиз генә җайлады да өенә иртәрәк кайтып китте. Подъездга кергәч, Рәшидә Гайсар белән кара-каршы очрашты һәм тәмам аптырашта калды. Соңгы күрешкәндәге Гайсар түгел иде бу, ир коточкыч дәрәҗәдә үзгәргән. Чын алкоголикка әйләнгән, аны эчүдән башка берни дә кызыксындырмый иде.
«Исәнме, Гайсар. Ә кызың кайда соң?» – дип сорады Рәшидә.
«Өйдә, йоклый торгандыр әле, кайда булсын ул тагын», – диде ир, ашыга-ашыга. Аның күршесе белән ләчтит сатып торырга вакыты булмаганы күренеп тора иде.
«Сиңа оят түгелме? Кызың кичә ачкычын югалткан, төнне шушында ишек төбендә йоклап уздырган. Син исереп йоклап ятасың, ә балаң өеңә керә алмый. Мин бүген үк опека органнарын чакыртам, бала мондый шартларда яшәргә тиеш түгел!» – диде Рәшидә.
«Чакыр! Бар әле, торма юлда, вакытым юк», – диде Гайсар бернигә исе китмичә.
Рәшидә Гайсарны болай гына куркытып булмасын аңлады. Күрәсең, атасы кызының язмышына чыннан да битараф иде.
«Бер генә нәрсәне аңлый алмыйм. Нигә Аллаһ Тәгалә шушындый кешеләргә бала бирә икән!» – диде Рәшидә, ачу белән.
Әмма Гайсар аны ишетмәде дә, ул аракы алырга кибеткә чапты....
Фатирына килеп кергәч, Рәшидә бик матур күренешкә тап булды. Айгөл кәнәфидә утыра – ә кулында Барсик рәхәтләнеп йоклап ята.
«Уяндыңмы?» – дип елмайды Рәшидә.
«Исәнмесез, Рәшидә апа. Мин бөтен бутербродны ашап бетердем, Барсикка сөт эчерттем, савытларны юдым», –диде Айгөл.
«Бигрәк үскәнсең инде, маладис! Мин хәзер киемнәрне алмаштырам да, пирог пешерәбез, яме», – диде Рәшидә апасы.
«Ура! – диде Айгөл сөенеп. – Рәшидә апа, әни кайтканчы сездә яшәп торсам буламы?»
«Белмим дә инде, – дип югалып калды Рәшидә. – Ә әтиең каршы булмыймы соң?»
Рәшидә Гайсар белән сөйләшүен исенә төшерде. Аны үз кызының язмышы кызыксындырмаганы күренеп тора иде бит. Исереккә диңгез тубыктан шул, аңа хәтта газиз баласы да кирәкми.
Көне буе Рәшидә авыр уйларыннан бушана алмады, ә иртән Гайсар белән сөйләшергә булды. Ир ишекне шундук ачмады, хәле мөшкел икәне әллә каян күренеп тора иде. Әле баш төзәтергә дә өлгермәгән бугай.
«Рәшидә, үләм, 100 тәңкә биреп тор әле. Кире кайтарам, ант», – диде ул күршесенә ишек ачуга ук.
«Керсәм ярыймы? Синең белән җитди сөйләшәсем бар», – диде Рәшидә.
«100 тәңкә бирәсеңме соң?» – диде Гайсар, калтыранган кулларын сузып.
«Мин Айгөлне үземә алырга телим. Аңлавымча, Әминә качкан, ә сиңа бала кирәкми. Айгөл – бик акыллы кыз, аның интернатта яки детдомда үсүен теләмим. Мин аңа барын да бирә алам, шулай итсәк, барыбызга да яхшырак булачак», – диде Рәшидә бер тында.
Гайсар нидер уйланып, байтак кына дәшми торды. Рәшидә аңа комачауламады, бүлдермәде, уйларын тәртипкә китерергә ирек бирде.
«Үзеңә алырга дисең инде? – диде, ниһаять, Гайсар. – Ул бит уенчык түгел, аның әтисе бар, между прочим!»
«Гайсар, балаңны жәллә инде әзрәк! Аны барыбер синең белән яшәтмәячәкмен, әмма аңа, интернаттагыга караганда, минем белән яхшырак булачак. Телисеңме, мин сиңа акча бирәм?» – диде Рәшидә.
«Телим!» – диде ир һәм шундук күзләре майланып яна башлады.
«Күпме? Әллә ни күп акчам юк», – диде Рәшидә, кулларын як-якка җәеп. Ул Гайсарның акча өчен барына да әзер булуын аңлап өлгерде.
«Ун мең бирәсеңме?» – дип дулкынланып сорады ир.
«Бирәм, әмма син мине опекун итәргә тиеш», – дип шарт куйды Рәшидә.
«Мондый акча өчен теләсәң нәрсә эшлим мин сиңа! – дип куанды Гайсар. – Әйдә, акчаның яртысын биреп куй!»
«Юк, башта үзеңне адәм кыяфәтенә керт, кәгазьләрне ясап бир, аннан акча алырга килерсең», – диде Рәшидә.
Гайсарның чырае сытылды, әмма ул, әлбәттә инде, Рәшидәнең шартына ризалашты.
***
Шуннан соң 11 ел узды. Рәшидәгә, фатирын сатып, шәһәрнең башка районына күченеп китәргә туры килде. Ул кызның юлдан язган атасы белән күрешүен теләмәде, бу очрашулар аңа шатлык түгел, ә киресенчә авыр хисләр генә китерә бит.
Айгөл мәктәпне алтын медальгә тәмамлады һәм медицина институтына укырга керергә әзерләнде.
Беренче вакытларда ул үз әнисен бик көтте, әнисе аны эзләп табар да өенә алып кайтып китәр дип өметләнде.
Аңа күрше апасы белән рәхәт булды, әмма шулай да ул аңа үз әнисен алмаштыра алмый бит. Әмма, үсә-үсә, Айгөл барысын да аңлады – әнисе аны кирәкмәгән әйбер кебек ташлап киткән. Кыз бөтен җаны, күңеле белән Рәшидә апасына ияләнде, опекага алганы өчен, яратуын бүләк иткәне, кайгыртып торганы өчен шундый рәхмәтле ул аңа.
Әмма берсендә, кибеттән кайтып кергәч, Айгөл Рәшидә апасын елап утырган килеш күрде.
«Әни, нәрсә булды?» – дип сорады Айгөл, куркып. Аның шушы еллар дәвамында Рәшидәнең бер тапкыр да елаганын күргәне юк иде.
«Тегендә...» – дип кулын селтәде Рәшидә һәм тагын да ныграк елап җибәрде.
Көтмәгәндә бүлмәдән матур киенгән, ыспай гына бер ханым килеп чыкты. Айгөл аны шундук танымады да, ә бераздан әнисен танып, тораташтай катып калды.
«Айгөл, кызым! Ничек үскәнсең син, принцессага әйләнгәнсең бит! Нәкъ әниең инде! – дип ясалма елмайды Әминә, кызын кочакларга теләп. – Мин сине алырга килдем. Гафу, тормышым җиңелләрдән булмады, шуңа күрә сине баштарак алып китә алмадым. Әтиең 3 элек үлде, һәм без, ниһаять, үз өебезгә кайта алабыз!»
«Әминә, ул фатир Айгөлнеке һәм аңа синең бер хакың да юк. Ул күптәннән синең өй түгел инде», – диде Рәшидә, бу гаделсезлеккә түзеп тора алмыйча.
«Рәшидә, мин сиңа Айгөлне карап торганың өчен бик рәхмәтле. Аңла инде, ул синең кызың түгел, синең балаларың юк. Ә Айгөлнең яраткан үз әнисе бар», – дип көлемсерәде Әминә.
«Сез ялгышасыз, Әминә апа! Рәшидәнең кызы бар, һәм ул – мин! Ә минем әнием берәү генә – Рәшидә. Китегез һәм безне башка борчып йөрмәгез!» – диде Айгөл, боздай салкын тавыш белән.
Айгөл өчен һәр сүзнең авырлык белән әйтелгәне күренеп тора, әмма ул дөресен әйтте. Айгөл күп еллар үз әнисе белән очрашуны көтеп яшәде, әмма хәзер бу хатынның күзендәге битарафлык, салкынлыкны күргәч, ул аның бөтенләй чит-ят кеше булуын аермачык аңлады. Ул үзенең Рәшидә әнисен ярата һәм аңа башка әни кирәкми дә. Әминә кызына чәнечкеле караш ташлы да фатирдан чыгып китте.
«Рәхмәт, балам! Рәхмәт, кызыкаем!» – дип, Айгөлне кочаклап елый башлады Рәшидә.
«Сиңа рәхмәт, әнием! Барысы өчен дә рәхмәт! Мин гел синең белән булырмын!» – дип ант итте Айгөл.
Айгөл бүген бер нәрсәне анык аңлады – аның өе, аның гаиләсе, аның әнисе монда! Монда аны беркайчан, беркем сатмаячак, кирәксез уенчык кебек урамга чыгарып ташламаячак.