news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әниләре үлә, әтисе һәм өч баласы имгәнә». Коточкыч авариядә дүрт кеше һәлак булган

news_top
«Әниләре үлә, әтисе һәм өч баласы имгәнә». Коточкыч авариядә дүрт кеше һәлак булган
Фото: Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, www.bashinform.ru

Башкортстанда авариядә 4 кеше үлгән, 4 кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, Магнитогорск – Аэропорт трассасында «Мазда-3» белән «Лада Приора» бәрелешә. «Мазда» белән биредә яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз, «Лада» белән Чиләбе өлкәсендә яшәүче 35 яшьлек ир-ат идарә итә.

«Мазда» юл кырыена төшеп киткән, аның йөртүчесе һәм 2 пассажиры урында ук үлә, «Лада» пассажиры – йөртүченең 30 яшьлек хатыны да һәлак була.

«Лада» йөртүчесе, аның 3 баласы – 2 һәм 12 яшьлек кызлары, 9 яшьлек улы җитди имгәнә. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар