Мәскәү өлкәсендәге Молдино авылында янгында 2 кеше һәлак булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Янгын төнге икенче яртыларда башлана. 2 катлы йортта ут чыкканын күргән күршеләр коткаручыларга шалтырата. Янгын 1нче катта башланган.
Өй хуҗабикәсе күптән түгел генә ире белән аерылышкан, ул икенче катта йоклый. Аның 14 яшьлек улы һәм 23 яшьлек кызы да шунда ята.
Янгын өйне бик тиз чолгап ала. Әни кеше 2 кат тәрәзәсеннән сикереп төшә.
Үсмер малай да уяна, ул апасын уятырга маташа. Тик алар котыла алмый. Шулай итеп апалы-энеле һәлак булалар.
Ут электр үткәргечендә кыска ялганыштан чыккан, дигән версия бар. Йортны тапшырган чакта ук бу өйләрдә яшәүчеләр электр үткәргечләренең начар булуына зарланган.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.