news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әниләре шизофрениядән дарулар биргәннән соң, ике бала реанимациягә эләккән

news_top

Ике бала, әниләре шизофрениядән дарулар биргәннән соң, реанимациягә эләккән. Ул, әлеге препаратлар балаларга яхшырак йокларга ярдәм итәчәк, дип санаган.

SHOT мәгълүматлары буенча, Мәскәү өлкәсендәге Рошалида 35 яшьлек Светлана 2 көн дәвамында үз балаларына, 10 яшьлек кызына һәм 7 яшьлек улына, тыныч йокласыннар дип, «Клопиксол» даруларын биргән. Берникадәр вакыттан соң балаларның хәле авырайган, аларның бик нык күңелләре болгана һәм коса башлаганнар.

Балаларны ашыгыч рәвештә реанимациягә салганнар. Табиблар аларга «медикаментоз агулану» диагнозы куйган. Хәзер балаларның хәле яхшырак, алар терелүгә бара, дип хәбәр итә табиблар.

Светлана үзе психо-неврологик диспансерда исәптә торган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул балаларга үзенә бирелгән препаратларны эчерткән. Бу таблеткалар кискен һәм хроник шизофрения һәм башка психотик тайпылышлар вакытында, бигрәк тә галлюцинацияләр һәм параноид саташулар вакытында кулланыла.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 апрель 2025
    Исемсез
    Андый хатыннар ана хокукыннан мәхрүм ителеп, балалары әби-бабасына тапшырылырга тиеш. Органнар эшләми, контроль юк. Кирәкмәс урыннарда штраф салып йөрү җиңел бит. Әйтик, капка төбеңә стройматериал өйгәнсең, дип.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар