Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниләре өйгә кире керә алмый». Мишкә районында 3 һәм 4 яшьлек кызлар янып үлгән

news_top_970_100
«Әниләре өйгә кире керә алмый». Мишкә районында 3 һәм 4 яшьлек кызлар янып үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Башкортстанның Мишкә районындагы Лепешкин авылында янгында 2 нәни бала һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига узган төндә 2ләр тирәсендә була.

«Ут чыкканда, өйдә 3 бала белән аларның анасы була. Тавышка уянган ана 7 айлык баласын алып, урамга чыга. Бу вакытта өйне төтен баскан була инде. Әни кеше өйгә кире керә алмый. Өйдә 3 һәм 4 яшьлек ике кыз бала кала», – дигән коткаручылар.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, агач өй тулысынча яна. Янгынны сүндергәндә мәрхүм балаларның мәете табыла, диелә хәбәрдә.

newsbash.ru белешмәсе буенча, бу гаилә яңа йортка күченгән булган. Мишкә районы башлыгы Павел Трапезников әлеге фаҗига турында журналистларга сөйләгән. Янгын чыкканда, гаилә башлыгы вахтада эштә була, аңа хәбәр иткәннәр инде. Трапезников сүзләренчә, гаилә яхшылар рәтендә, алар иске өйләре янына борыстан яңа йорт салган. Янгын сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Исән калган әни кеше 7 айлык баласы белән хастаханәдә ята. Ул иске йортка кайтырга җыена, анда аларның туганнары яши.

Былтыр бу йортка янгын турында хәбәр итә торган җайланма куйганнар. Фаҗига булыр алдыннан, әни кеше сүзләренчә, җайланма төзек була.

«Бу – зур кайгы, һәлак булган балаларның ата-анасын юатырга сүзләр табып булмый. Мәрхүмнәрнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз», – ди район башлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100