Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниләре кунакта, әтиләре эштә». Төнлә өйдә бикләп калдырылган малайлар янып үлгән

news_top_970_100
«Әниләре кунакта, әтиләре эштә». Төнлә өйдә бикләп калдырылган малайлар янып үлгән
https://irk.sledcom.ru

Иркутск өлкәсенең Грановщина авылында 10 һәм 12 яшьлек малайлар янгында һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 2 февральгә каршы төндә була. Шәхси йорттан калган хәрабәләр арасыннан 2 бала мәете табыла.

Якынча белешмә буенча, алар бинада үзләре генә, һәм ишек тышкы яктан бикле була.

Төбәк буенча коткаручылар белешмәсе буенча, янгын турында иртәнге 4ләр тирәсендә хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә өй дә, аның янындагы гараж да яна, гараж эчендә машина да була.

Янгынны сәгать ярым чамасы сүндерәләр һәм шуннан соң 10 һәм 12 яшьлек малайларның мәетләрен табалар. Ут электрика ватык булудан чыккан, дип фаразлана.

Иркутск өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкил Татьяна Афанасьева сүзләренчә, янгын чыкканда, балаларның анасы кунакта, әтиләре вахтада эштә була.

Якынча белешмә буенча, балаларны тыштан бикләп киткән булулары ихтимал. Гаилә бер төрле хисапта да тормый, фаҗига сәбәпләре ачыклана, җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100