Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниләре каршы як полосага чыккан». Авариядә ике бала һәлак булган

news_top_970_100
«Әниләре каршы як полосага чыккан». Авариядә ике бала һәлак булган
Курган өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

Чиләбе һәм Курган шәһәрләрендә коточкыч авариядә ике бала һәлак булган. Аларның әниләре машина белән каршы як полосага чыга. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Машина белән идарә итүче 30 яшьлек хатын – ике бала анасы – карлы юлда идарәсен югалта. Салонда аның 5 һәм 8 яшьлек ике баласы, 17 яшьлек кыз туганы була. 

Курган өлкәсе ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, 4 ноябрьдә Шумиха – Усть-Уйское юлында көндезге 12ләр тирәсендә була. «Фольксваген» автомобиле башка машинага бәрелгәч, юл кырыена төшеп киткән. Салондагы кешеләр барысы да иминлек каешын эләктергән. 5 яшьлек малай автокреслода, аның абыйсы да махсус утыргычта була, алар иминлек каешы белән була.

Икенче машина белән 45 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул имгәнгән. Бу машинада пассажирлар юк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100