Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниләре былтыр батып үлгән иде..» – Үсмер кыз абыйсына сюрприз ясарга маташканда һәлак

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендә 12 яшьлек кыз абыйсына сюрприз ясарга маташканда үлгән. Ул абыйсына бүләкне кондиционер янына чыгарып тормакчы була. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Кыз бала абыйсының туган көненә әзерләнә. Бүләкне тәрәзә артына чыгарып яшереп тормакчы була. Шул чакта ул тәрәзәдән егылып төшеп үлә.

Фаҗига дүшәмбе көнне кич белән була. Бу вакытта фатирда кыз бала, аның әтисе һәм әбисе була. Әниләре былтыр җәй су коенганда батып үлгән.

Олы уллары урамда иптәшләре белән йөри, сеңлесе исә туган көнгә әзерләнә. Ул бүләк ясый, аны урамга чыгарып яшерергә карар кыла. Тәрәзәне ача, москитка каршы сетканы ала, шул чакта аска очып төшеп китә. Моны өйдәгеләр сизми дә кала.

Бераз соңрак күрше йорт янында басып торучы кешеләр кар көртендә ниндидер ут ялтыравын күреп ала. Алар якынрак килә һәм майка белән шортик кына кигән кыз баланың карда ятуын, аның кулында гаджет булуын күреп алалар. Кыз үлгән була инде.

Өй янына «ашыгыч ярдәм» килгәч кенә әти кеше кызының һәлак булуын аңлый. Ул кич белән йоклаган, аннары, уянып, кызының бүлмәсенә кергән. Тәрәзә ачык булгач, әти кеше урамга йөгерә. Ул подъезд янында кызы ятуын аңлап ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100