Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләре бала тудыру йортында чакта, күп балалы гаиләнең өе янган

news_top_970_100
Әниләре бала тудыру йортында чакта, күп балалы гаиләнең өе янган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Кушнаренко районындагы Әхмәт авылында күп балалы гаилә яши торган өй янган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

5 бала һәм аларның ата-анасы яши торган 5х7 метрлы агач йортта ут чыккан чакта, әниләре бала тудыру йортында булган. Ул 5нче баласын тапкан.

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, әниләре яңа туган сабый белән хастаханәдә була. Әтиләре 1 баласы белән хатыны һәм 5нче сабый янына хастаханәгә китә. 3 бала өйдә кала. Алар ишегалдында уйнап йөри. Аннары бер бала таба йомырка кыздырырга кереп китә. Плитәне яндыра, табага май сала һәм, терлекләрне карарга дип, ишегалдына чыгып китә. Бала кире кергәндә, өйне ут чолгап алган була инде.

«Балаларның берсенә дә зыян килмәгән, алар барысы да имин урынга китәргә өлгергән», – дигәннәр ведомствода.

Хәзер бу гаилә туганнарында яшәп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100