Узган төндә Саратов өлкәсенең Дергачевский районында янгында 3 бала һәлак була. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Ведомство белешмәсе буенча, 11 сентябрьдә Дергачи бистәсендәге Толстой урамында фатирда янгын чыга. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә. Фатирда 2, 6 һәм 8 яшьлек өч бала мәете табыла.
Тикшерү эшләре оештырылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынның 2 катлы йортның икенче катында булуын, янгын мәйданы 32 квадрат метр икәнен хәбәр иткән.
«КП» сайтының үз чыганагы белешмәсе буенча, әни кеше 3 баласын үзләрен генә өйдә калдырып, апасы янына киткән. Апасы күршедә генә яши. Хатыннынар төтен исе сизгәч үк коткаручыларга шалтыраткан, диелә хәбәрдә.