news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әниләр турында шигырьләр

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе - Әниләр көне. Шул уңайдан татар шагыйрьләрнең әниләргә багышланган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top
Әниләр турында шигырьләр
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Китми чара юк
Зиннур Насыйбуллин

Синең янда узган бу көннәрем
Булды әнкәй, гүя, төш кенә.
Менә тагын озатып калдың мине,
Кулың куеп кашың өстенә.

Юллар, юллар, кай тарафта гына
Йөретсә дә әнкәй улыңны.
Күз алдымда басып торасың син,
Каш өстенә куеп кулыңны.

Әнкәй, моның серле мәгънәсенә
Җаным инде күптән төшенде.
Бер өзлексез күзәтәсең икән
Узган юлым, кылган эшемне.

Сау бул әнкәй, җаның рәнҗемәсен,
Тагын китәм, китми чара юк!
Ерак китәм, ләкин әнкәйләрнең
Күз күреме җитмәс ара юк!

Әнкәйгә
Рәдиф Гаташ

Күз яше аша ник карыйсың, әни,
Шатлыгыма, һәрбер эшемә?!
Елар өченме
Син җибәрдең мине
Мәшәкатьле дөнья эченә?!
Ә мин еламыйм...
Еламыйм кече яшьтән...
Күңел шулай катымы әллә?
...Елатырга сине бер хакым юк.
Син... еларга хаклымы әллә?

Әни
Илсөяр Иксанова

«Кичә төндә, – дидең, – Ай тотылды,
И жәлләдем Айны бәгырем”.
Әни, әни, түп-түгәрәк чакта
Белсәк икән Айның кадерен.

Бик сагынсам сине, күккә карыйм,
Син үзең дә Ай күк, и әни!
Бүген Айның бер кырые китек –
Күңелемә булды әллә ни.

Бүген синең бер шатлыгың кимдер –
Уйларыңда миндер, мөгаен...
...Сарлан күкләренә барып чыксаң,
Әниемне күрче, и Аем!
Хәбәрләрем җиткер, кайтыр, диген,
Тиздән кайтыр, диген, савыгып...
Әни, әни, синең сагышларың
Баш очымда тора Ай булып.

Күкне болыт тарткан кара төндә
Калса да ул болыт артында,
Күрмәсәң дә, шундый рәхәт, әни,
Ай барлыгын тою якында.

Түм-түгәрәк чакта Ай-Кояшның
Белеп бетермибез кадерен.
Сискәндереп сүзең искә төште:
“Ай тотылды,
И жәлләдем Айны, бәгырем...”

Мин әни булдым, әни!..
Илсөяр Иксанова

Син мине уйлаганымнан
Күбрәк сөйгән икән.
Син дә аңламыйсың дисәм,
Син мине хәтта үземнән
Күбрәк беләсең икән.

Көзләрем ник сары дисәм,
Синең сагыштан икән.
Җанга ник ут капты дисәм,
Хисләр табышкан икән.

Мин дә бүген синең кебек
Гамьнәргә тулдым, әни.
Мин сине яңа аңладым –
Мин әни булдым, әни!..

Бердәндер
(Баллада)

Мөдәррис Әгъләмов

Иделнең иң гүзәл җирендә
Шәм кебек сузылып үскән ул,
Борынгы җырларда җырланган
Чишмәгә суга дип төшкән ул;
Авылның гармунчы егете
Аны нәкъ шул чакта күргәндер –
Алмадай кызлар күп авылда,
Арада ул гына –
Бердәнбер.

Кичләрен уенга чыкканда
Беркемгә сиздерми чыгарга,
Яхшыга киясе күлмәген
Чыгарып яшергән чоланга.
Үзе дә кичергән әнисе
Аның бу хәйләсен белгәндер –
Хәйләкәр кызлар күп авылда,
Арада ул гына
Бердәнбер.

Күбәләк шикелле талпынып
Очкан ул бер чыккач иреккә,
Яшьлектә кал шулай
Гомерлек уйнап та,
Җырлап та, биеп тә.
Ул, бәлки, нәкъ шушы уенда
Яшьлеген озатып көлгәндер,
Һәркемнең узачак ул бәйрәм –
Һәркемнең яшьлеге
Бердәнбер.

Ул кемнән ким әле,
Ник әле
Яраткан егетенә чыкмасын!
Туй белән биргәннәр аны да,
Искечә укытып никахын.
Кем белә, ә бәлки ул чакта
Бу безнең туйлар да кергәндер –
Ак туймы, кызылмы – барыбер
Ул аның туе бит
Бердәнбер.

Аннары бу сугыш, озату,
Аерылу иреңнән дүрт елга.
Дүрт елга барган бу сугышның
Газабы барачак күп елга.
Үпкәдән килгән бу кара кан
Симәнә ташыган үрдәндер,
Ә ире исән-сау кайтачак –
Ул аның ире бит
Бердәнбер.

Зур сугыш узды ул, тик менә
Тын кыса, кимерә үпкәне.
...Ире дә исән-сау, янында,
Бу сугыш бетсә дә, үтмәде,
Тәүлекләп игеннәр урганда
Ул аңа чир булып сеңгәндер –
Идәндә сабые үрмәли,
Ул аның сабые,
Бердәнбер.

Идәндә сабые үрмәли,
Аласы иде бер кулыңа!
Бу соңгы теләге үтәлми,
Чем-кара күзләре йомыла.
Ә аның шикелле илемдә
Меңләгән хатыннар үлгәндер.
Онытма, кешелек,
Ул минем
Әнием иде бит,
Бердәнбер!

Әнкәй язы
Роберт Әхмәтҗанов

Ак яулыгын арттан бәйләгән дә
Тәрәзәдән карый ап-ак шомыртларга.
Әни,
Бу – синең Яз,
Сине Язың!
Синең гомереңә
Бу Яз күп түгел ул,
Нур туфны аткан
Имин минутларда!

Юлларда мин.
Гел биләмдә.
Аэродромнарда йөрдем,
космодромнарда,
йөрдем
Араларның чыгып аръягына.
Җирне күрдем давыллар, циклоннар уртасында.
Айдан кайттым.
Ә син һаман
Җирдә нәни бер йортта,
Шул тәрәзә каршысында
Сагынасың! –
Җирнең бер кузгалмас ноктасында.

(Ә морҗадан төтен чыга!)
Бүген өстәлемдә
Бил тиңентен
Тюльпан утыра көлеп суда...
Ә без, уллар,
Кычкырабыз:
-Ана кадерле.
(Әнкәй чыда!)

Кала өелеп синең хакта
Тик матур сүзләр,
Кәгазь өемнәре,
Ә үзебез синнән еракта,
Читтә һаман.
Йә ерак хыяллар сихерли, тарта...
Сине гомерлек көтүгә
Дучар итә бала!
Әнкәй!
Син яшәгән гомернең һәр мизгелендә
Җир йөзендә игелек арта!

Әнкәемне сагынганда
Роберт Миңнуллин

И әнкәем, син әле дә
Кайтканымны көтәр идең.
Кайтып керсәм, чал башымнан
Сыйпап-сыйпап китәр идең...
идең... идең...

Миңа гына җырлый торган
Бишек җырын җырлар идең.
Безнең балачакны уйлап
Җырлый-җырлый елар идең...
идең... идең...

Сине тыңлап, мин үзем дә
Тып-тын гына елар сыктар идем.
Синең җырың тынгач кына,
Сыктавымнан туктар идем...
идем... идем...

Төнлә, авыр суласам да,
Тизрәк килеп җитәр идең.
Шуып төшкән юрганымны
Өскә ябып китәр идең...
идең... идең...

Киткәндә, элекке кебек
Озатырга чыгар идең.
Озатканда, син ничек тә
Еламыйча чыдар идең...
идең... идең...

Әни кирәк
Роберт Миңнуллин

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!

Әниемнең мине белмәгән чагында
Лена Шагыйрьҗан

Әниемнең мине белмәгән чагында
Итәгенә җилләр булып уралып йөрдем.
Чиләгенә агып кердем сулар булып,
Йөрәгенә моңнар булып үтеп кердем...

Әниемнең мине белмәгән чагында
мин җәй идем, мин көз идем,
мин кыш идем...
Һәм яз идем...
Әнинең мин үзе идем —
Мәхәббәтен көтеп йөргән бер кыз идем...

Әниемнең мине белмәгән чагында
төшләренә кердем колын, тайлар булып...
Әле — бөре, әле — чәчәк, әле — алма.
Әле — йолдыз, әле тулган айлар булып...

Мин сагындым сине, әнием!
Рифат Сәлах

Туган якта чакта гамь юк иде,
Күңел — дала иде... Ә бүген
Кош теледәй берәр хәбәр көтәм -
Мин сагындым сине, әнием!

Әллә нигә нечкә икән күңел,
Тыштан гына кырыс ул минем.
Бала булып бер назланыр идем,
Мин сагындым сине, әнием!

Нигә болай икән?
Сезне сагынып
Үтеп китә һәр төн, һәр көнем
Йөз чакрымнар аша дәшәм сиңа:
Мин сагындым сине, әнием!

Егетләргә болай килешми дә,
Бала гына бугай әле мин,
Сабыйларча самимилек белән
Мин сагындым сине, әнием!

Чит җирләргә китү берни түгел,
Сагынулар гына әй кыен!
Сиңа сәлам юллап калам, әни,
Мин сагындым сине, әнием!

Әни
Фәнис Яруллин

Иң матур юллар — син йөргән юллар.
Иң тәмле сулар — син биргән сулар.
Иң йомшак куллар — син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар — син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр — син баскан эзләр.
Иң моңлы күзләр — син баккан күзләр.
Иң тугры сүзләр — син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк — синең йөрәгең.
Иң талмас беләк — синең беләгең.
Иң изге теләк — синең теләгең.
Иң бөгелгән бил — ул синең билең.
Гөл сибелгән тел — ул синең телең.
Үч тотмас күңел — синең күңелең, Әни!

Нурлар чәчеп яшә, әнкәй!
Рәмис Аймәт

Күңелләрең синең гөлләр кебек,
Йөрәгеңә күпме наз сыйган.
Син елмайсаң, әнкәй, әйтерсең лә,
Яктырыплар китә бар җиһан.

Нурлар чәчеп яшә бу дөньяда,
Көтмәгәндә килсен шатлыклар.
Телим сиңа, әнкәй, якты көннәр,
Бәхетле һәм тыныч картлыклар.

Мин бурычлы сиңа гомер буе
Күрсәтергә хөрмәт-кадерне.
Син бит миңа, әнкәй, бу тормышта
Якты кояш кебек кадерле.

Кабул булсын кылган догаларың
Сикәлтәле тормыш юлында.
Сиңа булган барлык хисләрем дә,
Рәхмәтем дә шушы җырымда.

Әнкәй, синең кулларың
Әнгам Атнабаев

Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биреп,
Үзе коры калган куллар ул,
Әнкәй, синең йомшак кулларың.

Синең куллар, керләремне юып,
Тупасланып беткән куллар ул.
Утта пешеп, салкыннарда өшеп,
Сөялләнеп беткән куллар ул,
Әнкәй, синең йомшак кулларың.

Унбиш яшьлек кызлар кулына да
Алыштырмам синең кулыңны.
Шул кулларың белән тагын бер кат
Иркәләче, әнкәй, улыңны.
Әнкәй, синең йомшак кулларың.

Бәхет, әнкәй, өйдә син булу
Зифа Нагаева

Кайтуга өстәлдә самавыры чыжлар,
Ипи салыр өчен мич кызу.
Капкалар ачыклар, тәрәзәдә утлар,
Бәхет, әнкәй, өйдә син булу.

Ишекләр ачыла; әнкәем, каршылап,
Чыга да җылы кулын суза.
Шул минут хәсрәтем, сагышым онытыла,
Шатлыктан күзләргә яшь тула.

Һич гүя алышмас бәхетле сәгатьләр
Әнкәй кочагында онытылу.
Ни кадәрле терәк, ни кадәрле кирәк,
Туган өйдә, әнкәй, син булу.

Яшәүгә көч бирә, яшәүгә дәрт бирә
Бу тормышта, әнкәй, син булу.
Бурычым — саулыкта, бәхеттә, әнкәем,
Яшәтергә сине омтылу.
Ни кадәрле терәк, ни кадәрле кирәк,
Туган өйдә, әнкәй, син булу.
Мин кайтканда көткән син булу…

Су буеннан әнкәй кайтып килә
Марсель Галиев

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар