Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләр төрле була... (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Эльвира белән Фәридә – яшьтәшләр, якын дуслар. Эльвира Фәридәләрдә кунак булырга да бик ярата. Алар еш кына тәрәзә төбенә утырып, пәрдәләрне тартып куялар да, шулай утыралар. Фәридәләрнең тәрәзәләре зур, тәрәзә төпләре киң һәм монда «дөньясыннан качып» рәхәтләнеп утырырга була иде.

Кызларның икесенә дә 16 яшь, серләшер сүзләре күп аларның. Фәридәләрнең фатиры бер бүлмәле, әмма шушы бүлмәне икегә бүлгәннәр, ә кухнялары зур, иркен, түшәмнәре биек, коридорлары да зур. Фатир эче тыйнак кына җиһазланган, әмма бик чиста-пөхтә иде.

Кич Фәридәнең әнисе эштән кайткач, кыз аның каршына чаба, әйтерсең, ел буе күрешмәгәннәр. Әни белән кыз шундук, шатланып, нәрсәдер турында гәпләшә башлый. Аларның тормыштан да, бер-берсеннән дә, үз өйләреннән дә канәгать булуы әллә каян күренеп тора.

«Фәридә бәхетле шул», – дип авыр сулап куйды Эльвира.

«Эльвира, әйдә ашыйбыз», – дип чакырдылар аны да.

Кичке ашка гап-гади төелгән бәрәңге һәм котлет иде, әмма шул кадәр тәмле, тел йотмалы! Фәридәне дә, Эльвираны да әниләре генә тәрбияли. Фәридәнең әтисе һәлак булган, ә Эльвираның әтисе аларны ташлап китте. Дустына һәм аның әнисенә карап куйгач, Эльвирага моңсу булып китте.

«Рәхмәт, бик тәмле булды, Галия апа. Мин кайтам инде. Әни дә эштән кайткандыр», – диде Эльвира.

Урамда әле якты иде. Май киче, яшь яфрак, чәчәк исе килә, кемдер гитара уйный. Сулыйсы, күкрәк тутырып сулыйсы килә! Эльвира елмаеп куйды. Аның барысы да булачак әле, аның барысы да алда! Үз йортларының ишегалдына җиткәч, күзләрен өскә төбәде, фатирларында ут янмый. Һәрвакыттагыча инде, әнисе өйгә кайтырга ашкынып тормый.

Аның әнисе Галия апа кебек түгел шул, аларча яшәмиләр дә. Кичләрен күрешкәч, шатланып, бер-берсенә елмаешмыйлар да, көлешмиләр дә. Бер-берсенә бөтен эч серләрен дә сөйләмиләр. Аларның мөнәсәбәтләре тыенкы. Ә Эльвира әнисенең Галия апасы кебек булуын тели.

Ачык, ягымлы, гади, һәрвакыт ярдәм итәргә, кызының бөтен проблемалары турында сөйләшергә әзер булуын, өйдә кызының кайтканын, аны кайгыртып торуны тели. Менә кайда аның әнисе хәзер?

Мөгаен тагын берәр ир-ат белән очрашуга киткәндер инде. Өстәлдә язу калган.

«Соң кайтачакмын. Кичке ашны җылытып аша да йокларга ят».

Эльвира суыткычны ачты. Бернинди дә кичке аш юк иде анда. Консерва, сыр, токмач – бөтен булган ризык шул.

Эльвираның әнисе Люция – чибәр ханым, үз яшенә караганда күпкә яшьрәк күренә. Мондый матурлыкны әрәм итеп булмый бит инде. Аерылган хатынның тормышы болай да бал-май түгел. Шәхси тормыш өчен көрәшергә кирәк.

Инде караңгы төшеп килә. Эльвира ишек ачылмасмы дип тыңлап ята. Ә үзе, һаман нигә аны көтәргә инде, бәлки, таң атканда гына кайтыр, дип үзен тирги. Мондый хәлләрнең булганы бар бит инде. Әмма бүген әнисе төнге 12 тулганчы ук кайтты. Эльвира, торып, кухняга чыкты.

«Кызым, шундый арыдым. Ашарга берәр нәрсә пешермәдеңме? Нигә шулай аптырап карыйсың?» – диде әнисе.

Эльвира суыткыч ишеген ачты.

«Шуннан нәрсә инде, йомырка булса да кыздырып ашый аласың бит. Сиңа 5 яшь түгел лә инде», – диде Люция апа.

«Ярар, әни. Мин Фәридәләрдә ашап кайттым», – диде кыз.

«Димәк, дустыңда ашадың. Аның әнисе әйбәт, ә синеке начар, диясең киләме? Фәридәнең әнисе аны кайгырта, ә синең әнисең очрашуларга йөри? Шулаймы?» – диде Люция.

«Әни, мин йокларга ятам», – диде Эльвира.

«Юк инде, тукта, сөйләшеп бетерик. Мин сине дөрес аңладыммы? Галия апаң кызы өчен генә яши, ә синең әниең андый түгел, димәкче буласыңмы?» – диде Люция.

«Дөрес аңлагансың, чынлыкта да шулай бит инде, әни, – дип күзләрен аска төбәде Эльвира. – Фәридә әнисе белән бик якын, алар дус кызлар кебек. Мин аларга кызыгам», – диде кыз.

«Ә нәрсәсенә кызыгасың, Галия апаңның кызын өф-өф итеп кенә торуынамы? Аның үзе турында гел онытып, кызы өчен генә яшәвенәме?» – диде әнисе.

«Ә нәрсәсе начар соң моның?» – дип сорады Эльвира.

«Әйе, бу – начар, – диде нык ышаныч белән Люция. – Чөнки андый балалар әнисен үзенең милке дип уйлый һәм гомер буе шулай кыланачак».

«Фәридә әнисе белән андый булмаячак», – диде Эльвира.

«Һәрнәрсәнең үз вакыты, кызым. Фәридә башка төрле мөнәсәбәтләр белми бит. Андый тормышның ничек төгәлләнәчәген беләсеңме? Ялгызлык белән бетә ул. Бала үсеп, беркемгә дә таянмыйча, үз юлын үзе ярып барырга тиеш, дип саныйм, ә соңыннан әнисенә читкә тайпылганы һәм комачауламаганы өчен рәхмәт әйтер», – диде Люция.

«Ә ярату?» – дип тыныч кына сорады Эльвира.

«Мин сине яратмыйм дип уйлыйсыңмы?» – диде әнисе.

«Мин сиңа яшәргә комачаулыйм бугай, әни...» – диде Эльвира.

«Син инде зур кыз, аңларга тиеш. Мин сине яратам. Әмма Фәридәнең әнисе үз шәхси тормышын кайгыртса, яхшырак булыр иде, дип уйлыйм. Үзенә дә, кызына да күбрәк файда булыр иде. Үземнең дә синең алда корбан буласым килми, сине дә корбан итәсем килми. Син барысына да үзең ирешерсең. Кулымнан килгәннең барысын да бирдем инде сиңа. Өс-башың бөтен, тамагың тук, тиздән мәктәпне тәмамлыйсың, институтка керерсең. Укыганда киендереп, ашатып торырмын, әмма аннан соң – үзең... Башка сиңа бирер нәрсәм юк, синең өчен хезмәтче булырга җыенмыйм. Һәм ни, фатир буенча. Бу – минем фатир. Үз фатирыңны үзең эшләп алырсың. Сиңа берәр нәрсә ошамыймы?» – диде Люция кызына.

Эльвира әнисенә карамаска тырышты.

«Нәрсә әйтергә дә белмим, әмма Галия апа кызына мәңге болай дип әйтә алмас иде», – диде Эльвира.

«Шул Фәридә белән Галиягә бәйләндең инде, чистый! Беләм мин ул Галияне – бер мәми авыз инде шунда. Картлык көнендә кызы өчен хезмәтче булып ятачак инде», – диде Люция.

«Ул андый түгел», – диде Эльвира.

«Синең бу сүзләреңне ишетү миңа рәхәт дисеңме әллә? Ул әйбәт, ә мин начармы? Алайса, бар, аларга яшәргә кит», – диде Люция.

«Китәм дә», – диде Эльвира көтмәгәндә һәм, күзләрен җыерып, әнисенә карады.

«Бәй, бар алайса, – дип кабатлады әнисе. – Мин сиңа дөрес әйберләр сөйлим, ә син ишетмисең дә, аңламыйсың да. Бар, бар, зарланып кайт».

Эльвира башын иде дә бер мизгелгә уйга калды. Аннан утырган җиреннән кинәт сикереп торды ишеккә таба атлады. Плащын элде, ишекне ачты һәм як-ягына карап алды. Әнисе кухня ишегенә сөялгән килеш аңа карап торды, әмма берни дә эндәшмәде.

...Ишекне Фәридәнең әнисе Галия ачты.

«Эльвира, нәрсә булды?» – диде ул, куркып.

«Булмады. Галия апа, бүген сездә кунсам буламы?» – диде кыз.

«Ничек инде. Әниеңә шалтыратырга кирәк бит», – дип борчылды Галия.

Бүлмәдән Фәридә килеп чыкты.

«Тагын әнисе белән әйткәләшкән», – диде ул.

«Эльвира, алай ярамый бит инде. Әни кешегә үпкәләргә ярамый. Әниең сиңа начарлык теләми», – диде Галия.

Фәридә Эльвираны җитәкләп, бүлмәгә алып кереп китмәкче булды.

«Тукта, кызым. Эльвираны тыңларга кирәк, сөйләсен, күңелен бушатсын. Бар да җайланыр, Эльвира, борчылма. Әниең белән дә дуслашырсыз, әниең сине ярата бит. Син – аның бердәнбер кызы. Тормышта төрле хәлләр була инде ул», – диде Галия апасы.

Фәридә белән Эльвира кечкенә бүлмәгә кереп китте. Галия озак кына йокыга китә алмый ятты, авыр сулады, уйланды. Ничек инде үз балаңны берүзен төнгә каршы өйдән чыгарып җибәрергә була? Үз балаң чит кешегә килеп зарланырлык итеп, әни белән бала ни дәрәҗәдә талашырга тиеш?

Аннан уйлары әкрен генә үз мәшәкатьләренә күчте. Озакламый, кызының чыгарылыш кичәсе, ә күлмәге һаман юк. Каян акча алырга? Хезмәт хакы да очын-очка ялгап яшәргә генә җитә. Берәр ничек экономиялисе булыр, мөгаен. Бәлки, берәр нәрсәне сатып булыр. Мәсәлән, йөзеген. Кызганыч инде, ире бүләк иткән иде бит. Ярар, ансыз да яшәп торыр берәр ничек. Фәридәгә кирәгрәк бит. Бәлки, тагын берәр нәрсә сатып булыр. Эшендә дә төшке ашка ашханәгә йөрмәс, өеннән берәр нәрсә алып барыр.

Әмма чыгарылышта кызының яңа күлмәге булыр, башка кызлар янында кимсенеп тормас. Бу уеннан Галия елмаеп куйды һәм, ниһаять, йокыга талды. Ә төшендә кызының бәхетле киләчәген күрде ул...

Әни кеше өчен үз баласы бәхетле булса шул җитә, аннан да күбрәге кирәкми аңа. Башкача була аламы соң? Әгәр син төн уртасында балаңны үзен генә чыгарып җибәрми торган чын әни икән, башкача була алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100