Казан халкы әниләренә җылы хисләр белән сугырылган, күңелнең нечкә кылларын тибрәтә торган ихлас теләкләрен җиткерә ала. Котлауларны шәһәр билбордларына урнаштырачаклар. Бу турыда Казан мэриясе хә-бәр итә.
Әлеге күркәм чара быел 29 ноябрьдә узачак Әниләр көненә багышлана. Күңел түрендә йөрткән хисләрне аңлату, әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен әлеге форманы тутырырга кирәк, диелә бу хәбәрдә.
Язмага яхшы сыйфатлы фотосурәт беркетү сорала.
- Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Президенты указы белән гамәлгә куелган һәм ул гаилә нигезләрен ныгытуга, хатын-кызга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә, әниләрне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән.