Әниләр көне – иң кадерле кешеләребезгә мәхәббәтебезне, рәхмәтебезне белдерү өчен матур сәбәп. Бу көнне әниләргә җылы сүзләр әйтәбез, чәчәкләр бүләк итәбез, аларны куандырырга тырышабыз. Әниләр көненә нинди котлау сүзләре язарга? Әнигә җибәрү өчен кыска теләкләр, матур котлаулар һәм шигъри юллар тәкъдим итәбез.
Быел Әниләр көне кайчан була?
Россиядә Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әниләр көне 1998 елның 30 гыйнварында кабул ителгән Президент Указы нигезендә гамәлгә кертелә. 2026 елда ул 29 ноябрьгә туры килә.
Әниләр көненә матур котлаулар
Кадерле әнием! Сине Әниләр көне белән котлыйм! Миңа гомер бүләк иткәнең, һәрвакыт янымда булганың, җылы киңәшләрең һәм чиксез мәхәббәтең өчен зур рәхмәт. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм бәхетле көннәр телим. Йөзеңнән елмаю, йөрәгеңнән шатлык китмәсен. Мин сине бик яратам!
***
Әнием, син – тормышымдагы иң кадерле кешем. Синең назлы сүзләрең, җылы кочагың, кайгыртуың һәрвакыт көч бирә. Барлык яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа! Һәр көнең шатлык белән узсын, күңелеңдә борчуларга урын калмасын. Сәламәт бул, озак еллар безне сөендереп яшә!
***
Әнием, бәйрәмең белән! Сиңа җылы, якты көннәр, матур тормыш, нык сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телим. Һәрвакыт шулай ягымлы, сабыр һәм сөйкемле булып кал! Бик яратам сине!
***
Кадерле әнием! Аралар ерак булса да, син һәрвакыт йөрәгемдә. Бүгенге бәйрәмеңдә сиңа иң изге теләкләремне юллыйм. Кысып кочаклыйм, җылы сүзләреңне, елмаюыңны сагынам. Сәламәт бул, әнием! Тизрәк күрешергә язсын!
***
Әнием, минем өчен кылган һәр яхшылыгың, шатлыгымны үз шатлыгың итеп кабул итүең өчен рәхмәт! Беләм, төннәр буе йокламыйча, борчылган чакларың да була. Синең мәхәббәтең – тормышымдагы иң зур байлык. Бәйрәмең белән! Ходай сиңа озын гомер, саулык һәм бәхет насыйп итсен!
Кыска котлаулар
Әнием, бәйрәмең белән! Сәламәт бул, бәхеткә төренеп яшә, йөзеңнән елмаю китмәсен!
Дөньядагы иң кадерле кешем, сине Әниләр көне белән котлыйм! Барлык хыялларың тормышка ашсын!
Әни, син – минем терәгем һәм таянычым. Исән-сау бул!
Кадерле әнием, тормышың шатлыклы мизгелләргә, күңелең мәхәббәткә бай булсын!
Сиңа, әнием, мең рәхмәт! Күркәм гомер, нык сәламәтлек һәм тыныч картлык телим!
Әнием, барысы өчен рәхмәт! Һәр көнең бәйрәм кебек матур узсын!
Синең елмаюың – минем өчен иң зур бәхет. Бәйрәмең белән, кадерлем!
Әни, бәйрәм белән! Бәрәкәтле озын гомер телим! Сине чиксез яратабыз!
Әнием, синең йөрәгеңдә һәрвакыт яз булсын, күзләрең бары тик шатлыктан гына яшьләнсен!
Әни, еллар түгел, ә матур мизгелләр генә өстәлсен. Һәр көнең кадерле кешеләрең янәшәсендә узсын!
Әнкәй, тормыш сиңа үзең башкаларга биргән җылылыкны меңләтә кайтарсын!
Шигъри котлаулар
Әнием, син – тормыш яме,
Син – күңелем кояшы.
Синең белән матур дөнья,
Синдә бәхет оясы.
Сәламәтлек юлдаш булсын,
Шатлык тулсын күңелгә.
Озын гомер, тыныч тормыш
Телим сиңа һәр көн дә!
***
Дөньядагы барлык гөлләр
Синең өчен атсыннар.
Күңелеңне шатлыкларга,
Бәхетләргә күмсеннәр!
***
Кайгы-хәсрәт читләп узсын,
Шатлык килсен һәр көнне.
Синең матур елмаюың
Ямьләндерә күңелне.