Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниии!» дип кычкыруы төшенә кергән. Үлгән чагы булгандыр…» – Мамадышта хәрбине озаттылар

Махсус хәрби операциядә катнашкан Мансур Рәхимовны 30 март көнне Мамадыш районы Югары Ушма авылында җирләгәннәр.

news_top_970_100
«Әниии!» дип кычкыруы төшенә кергән. Үлгән чагы булгандыр…» – Мамадышта хәрбине озаттылар
Фото: http://mamadysh-rt.ru

Мансур Рәхимовның мәетен 29 март көнне кичке 18.00 сәгатьтән соң алып кайтканнар. Авыл мәчете янында Мансурның барлык туганнары, дуслары, авыл халкы аның белән хушлашырга җыелган. Бу көнне Югары Ушмы тарихында беренче тапкыр кояш баеганнан соң мәет җирләгәннәр.

«Мансур – минем бертуганымның улы, каникулларда еш кына безгә кунакка кайта иде, күз алдымда үсте, дип әйтергә була, – дип искә ала Илфат Вәгыйзов. – Ул гел шат күңелле, позитив, аралашучан кеше иде. Хуҗалыкта ярдәм итте, авылда яшьтәшләре белән дус булды».

Илфат Вәгыйзовның улы Сәид тә үзенең туганнан туган абыйсы турында: «Минем балачагым һәм яшьлегем Мансур белән бәйләнгән. Бу – онытылмаслык уеннар, балык тоту, чын күңелдән сөйләшүләр. Гомумән, Мансур бик ачык, аралашучан кеше иде, теләсә кем белән сөйләшеп китә белде һәм уртак тел таба алды. Мин аның бу осталыгына соклана идем. Китүе кызганыч!» – дип сөйләде.

Балачакта Мансур футбол белән мавыккан, «Нефтехимик» клубында шөгыльләнгән. Түбән Камада Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжын тәмамлаган. Төзелеш оешмасында кранчы булып эшләгән.

Мансурның әти-әнисе – Кафил һәм Оркыя Рәхимовлар – чыгышлары белән Югары Ушма авылыннан, Түбән Камада яшиләр. Икесе дә лаеклы ялда. Мансурны һәм ике кызларын – Ләйсән белән Ләйләне үстергәннәр, аларның инде үз гаиләләре бар. Мансур да өйләнгән булган, улы Тимур исемле, аңа 7 яшь. Кызганычка, аның гаиләсе таркалган. Мансур үз теләге белән махсус хәрби операциягә китәргә җыенуын якыннарына соң гына әйткән.

«Мин үз теләгем белән барырга тиеш, улым әтисе белән горурлансын. Мин, һичшиксез, июнь аенда, улымның туган көненә кайтачакмын, диде, – дип сөйли апасы Ләйсән. – Бу – аның сүзләре иде, һәм без аны туктатырга тырышсак та, аны беркем дә кире уйларга күндерә алмады».

Шуннан соң гаилә көне-төне шалтыратулар, фронттан хәбәрләр көтә башлый. Мансур соңгы тапкыр апасына ноябрьдә шалтыраткан, һәм шуннан бирле аның якыннарына бер хәбәр дә килми. Соңрак ачыкланганча, ул гыйнвар башында ук, Артемовск өчен атышларда һәлак булган. «Озак кына аның мәетен кайнар ноктадан чыгара алмадык һәм ДНК буенча ачыклау процессы да озак вакыт алды», – ди Мансурның хезмәттәшләре. Әмма әнисенең йөрәге сизенгән: гыйнвар башында аңа төш керә. Төшендә улы Мансурның «Әнииии!» дип кычкырып җибәрүен ишетә. Үлгән вакыты булгандыр, күрәсең...

Март ахырында гына аларга шалтыратып: «Рәхимов Мансурның мәетен 3 көн эчендә алып кайтачакбыз. Кайда җирлиячәксез?» – диләр. Бу көнне бөтен өметләре өзелә, киләчәккә планнары һавада эреп югала. Улларын туган авылларында җирләргә карар кылалар. Рәхимовлар бу карарны Түбән Камадагы хәрби комиссариатка әйтүгә, аларга шунда ук Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов шалтыраткан.

Анатолий Петрович безнең хәсрәтле көннәребездә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, кайгыбызны уртаклашты. Безнең Мансурыбызның чын герой һәм ир-ат булуын, качып йөрмәвен, ә Ватан алдындагы бурычын ахыргача кадәр үтәвен әйтте. Мондый карарга һәркем дә батырчылык итми, сез улыгыз һәм туганыныз белән горурланырга тиеш. Ә без аның якты исемен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләячәкбез, диде, – дип искә ала аның сүзләрен Ләйсән Кафилевна.

Мансурны соңгы юлга Рәхимовлар гаиләсе белән бергә район җитәкчелеге дә озатты. Вәзир Нәзирьянович хушлашу мәрасимендә Рәхимовлар өчен мөһим сүзләрне дә әйтте: «Бу – безнең барыбыз өчен дә бик зур югалту. Аның белән хезмәт иткән һәркем – хәзер фронтта булганнар – дошманнарны Россия территориясенә кертмичә, Ватаныбыз чикләрен һәм безнең тормышыбызны фидакарьлек белән яклый. Менә Мансур да Ватанны саклаучыларның берсе булды, ул үз тормышы бәрабәренә сугышчан бурычын үтәде һәм якташлары хәтерендә мәңгегә калачак».

Урының охмахта булсын, Мансур! Без һәрвакыт синең елмаюыңны, көлүеңне һәм бу тормышта эшләгән барлык яхшылыкларыңны хәтердә сакларбыз!

Фәүзия Нургалимова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

«Нократ» газетасы сайты

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100