news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әнигә бер генә мәртәбә чәчәкләр бүләк иттем» - Әнвәр Нургалиев зиратка барган

news_top
«Әнигә бер генә мәртәбә чәчәкләр бүләк иттем» - Әнвәр Нургалиев зиратка барган
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисе бакыйлыкка киткәнгә 6 ел. Артист якын кешесенең каберенә кайткан.

Дуслар, быел яз матур килде. Ә менә 2020 елның бу көне бик суык иде. Мин бу көнне әниемне югалттым. Ә беләсезме нәрсә кызык: нәкъ менә әни китеп барган көндә Сәид белән Салман туды. Аллаһы Тәгалә берәүне үз янына ала, ә берәүне бирә, – дип искә ала җырчы ул вакытларны. – Әнинең каберенә кайтып килергә булдык. Әниемә роза чәчәкләре алдым. Мин әнигә үз гомеремдә бер генә мәртәбә чәчәкләр бүләк иттем, анысы да ул авырып, хастаханәдә ятканда.

Авылга кайтышлый Сәид белән Салманга да бүләкләр алдым. Игезәкләргә бертөсле бүләкләр алырга кирәк. Энекәшләрем минем өчен бик кадерле. Мин ышанам, алар бик зур, акыллы егетләр булып үсеп җитәрләр. Сез дә балалар турында һәрвакытта да сорашып торасыз. Бик зур рәхмәт, – дигән ул язылучыларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар