news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әниеңне җырың белән назлыйсың» – Аиша әнисенә яңа клибын күрсәткән

news_top

Татар эстрадасы җырчысы Аиша әнисе турындагы яңа җырына клип чыгарган. Иҗат җимешенең беренче тамашачысы да якын кешесе үзе булган. Аиша әлеге мизгелләрне видеога төшереп, социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә урнаштырган.

Кадрларда күренгәнчә, җырчының әнисе дә клипта төшкән. Видео герое үзе турындагы җырны елый-елый караган. Мондый мизгелләрне Аишаның язылучылары да зур дулкынлану белән кабул иткән.

«Бик матур булган, Аиша. Исән чакта әниләрне шатландырып яшик, озын гомерле булсыннар»;

«Әниегезне мин дә кысып кочаклыйм»;

«Мин дә клипны елый-елый карадым. Әниләре исән була торып та, аларның хәлләрен белмәгән балаларга каратырга иде бу клипны»;

«Бу җырны соңгы вакытта көнгә берничә тыңлап йөрим. Тыныч күңел белән тыңлап булмый. Рәхмәт җыр өчен»;

«Елаттыгыз. Бик матур һәм моңсу җыр. Әнкәемнең безнең арадан киткәненә бер ел узды. Бик сагынам»;

«Әниеңне җырың белән назлыйсың», – дип комментарийлар калдыралар аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар