«Әниеңә карап, сокланасы гына кала»: Фирдүс Тямаев әнисе 73 чиләк суган җыеп алган
Җырчы Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрдә еш кына әнисе белән кызыклы видеолар урнаштыра. Артистның әнисе үзенең уңган-булган булу, эш яратуы белән аерылып тора. Мәсәлән, быел ул 23 сутый җиргә бәрәңге утырткан. Суган уңышы да бик мулдан булган – аны 73 чиләк җыеп алган. Җырчының һәр соравына Галия апа тыйнак кына итеп, ихлас җавап бирә. Ул арада әтисе белән әбисе янына Фирдүснең кызы, кечкенә Мәрьям дә килеп җитә.
Менә әнинең игезәге, – ди аңа Фирдүс, кызының йөзгә бик тә әнисенә охшаган булуын билгеләп үтеп. – Усал бу, әйеме, әни, – дип тә куя.
Бу барыбыздан да уздыра, – дип җөпли аның сүзләрен әнисе.
Җырчының язылучылары Галия апа да булган видеоларны аеруча яратып карый. «Бу искиткеч, чып-чын мишәр хатыны. Аллаһым исәнлеген бирсен, башыннан зиһенен алмасын», «Безгә, Фирдүс, әниеңә карап сокланасы гына кала»,«Фирдүс, әниең булган, уңган, син дә шуңа охшаган», – дип язалар алар. Суган уңышы күләменә гаҗәпләнеп: «Аның кадәр суганны нишләтә икән? Аны бит маллар ашамый», – дип аптыраучы да бар.
«Подписчик»ларының бер өлеше игътибарын кечкенә Мәрьямгә юнәлткән. «Нәкъ әниеңнең игезәге», «Үткен бу кыз, үзенекен эшли торган. Мәхәббәтле сабый», «Мишәр кызы», – дип комментарийлар калдыралар алар.