news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әниең – фәрештә»: Данир Сабиров атна буе төркеме белән әнисендә кунакта булган

news_top
«Әниең – фәрештә»: Данир Сабиров атна буе төркеме белән әнисендә кунакта булган
Салават Камалетдинов

Данир Сабиров Азнакай якларында гастрольләре вакытында, төркеме белән әнисендә яши икән. Ул әнисенең 14 артистка «макароны по-флотски» пешергән видеосын куйган.

«Бер атна буе төркем белән әнидә кунак булдык. Рәхмәт сиңа, әни!» – дип язган ул.

Видеода күренгәнчә, Данир Сабировның әнисе 98 кв.метрлы йортта улының төркеменә кунакханә ясап куйган. Бер бүлмәдә 8 егеткә, икенче бүлмәдә 4 кызга урын җәйгән. Данирга әнисе үз бүлмәсен биргән, ә үзе аш бүлмәсендә йоклый икән.

«Алар килгәндә, миңа аш бүлмәсе кала инде. Анда миңа җайлырак. Иртән торам, эшләремне эшлим, аларга ашарга пешерәм», – дип сөйли артистның әнисе.

«Бәхет бу», – дип комментарий калдырган Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Ана мәхәббәте», «Исән-сау гына була күрсен әниләр. Бала хакына «ардым» дигән сүзне дә әйтми бит алар», «Бик зур рәхмәт олы йөрәкле әниегезгә», «Әниегезне карарга кызык», «Әни йөрәге диңгездән тирәнрәк», «Сезнең әниегез – фәрештә», «Бу – бәһасез», «Әниегезгә Алла ярдәм бирсен», – дип сокланган комментарий калдыручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар