«Әниемнең җылы кочагы» бәйгесе 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип искә төшерә Бөтендөнья татар конгрессы.
Конкурс мәктәп укучылары арасында үткәрелә:
- 1 – 4 нче сыйныф укучылары;
- 5 – 8 нче сыйныф укучылары;
- 9 – 11 нче сыйныф укучылары.
Катнашучылар әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның әсәрен сәнгатьле итеп сөйләп («Шигърият» яки «Проза») видеога төшерергә һәм «Бөтендөнья татар конгрессы конкурслары» төркеменә урнаштырырга тиеш, диелә хәбәрдә.