«Әнием үзенә эвтаназия ясауларын сораган. Ул башкаларга йөк булырга теләми»
Авыру туганнарын караучы чаллылылар психологик авырлыкларны ничек җиңүләре турында сөйләде.
36 ел буе кызын карый
58 яшьлек Чулпан Арсланова бүлмә пәрдәләрен ача-ача: «Кызым, бәгърем, кәефең ничек? Урамда бүген кояшлы һава», – дип эндәшә үз баласына.
Бүлмә яктылык белән тула, Алсу бераз күзләрен кыса, үзе елмая. Аңа 36 яшь, ул йөри дә, утыра да, сөйләшә дә алмый. Аңарда ДЦПның авыр формасы. Әнисе әйтүенчә, кызы русча да, татарча да аңлый. Шушы 36 ел дәвамында Чулпан һәрвакыт кызы янында, аңа улы ярдәм итә.
«Алсуның авыру булуында минем дә гаебем бар. Ул - гаиләдә беренче бала. Йөклелекнең соңгы аенда, ирем белән авылга барырга ризалаштым. Автобуста бардык, бик нык селкетте, минем суларым китте, тулгагым башланмады. Хастаханәгә соң гына бардык, баланы бик авыр таптым. Бала авыру туды», - дип искә төшерә Чулпан.
Алсуга башта әтисе дә ярдәм иткән, ләкин соңыннан алар аерылышканнар. Ирнең психикасы авырлыкларга түзә алмаган. Чулпан ипотекага фатир сатып алган, хәзер кызы белән шунда яши. Ул да авырлыкларны авыр кичерә, нервлары нык какшаган.
«Мин неврологка мөрәҗәгать иттем. Монда оялырлык бернәрсә дә юк - бу гадәти практика. Сөйләшүләр, тынычландыручы препаратлар ярдәмендә минем хәлем тотрыклыланды. Миңа игътибарны читкә юнәлтергә кирәклеген аңлаттылар. Паркта йөрергә, кибетләргә барырга, мунчага, массаж салонына йөрергә өйрәндем. Мин үземне күбрәк ярата һәм үзем өчен дә яши башладым. Мин өйдә булмаганда, кызымны тәрбияче карый - көн саен 4 әр сәгать. Ул - минем коткаручым», - ди хатын.
14 ел әнисен карый
«Кайчак бергә дә елыйбыз, ләкин ешрак - аерым-аерым. Бу да тынычланырга ярдәм итә», - дип сөйли 33 яшьлек Галия Исхакова.
Галия, 19 яшеннән башлап, паралич суккан әнисен карый. Римма Шәйдуллина 44 яшендә (хәзер аңа 60 яшь) автомобиль һәлакәтенә юлыга. Умыртка баганасына зыян килә, хәзер аның гәүдәсенең күкрәгеннән түбән өлеше хәрәкәтсез. Массаж, күнегүләр ярдәмендә иңбаш һәм терсәк буыннары эшли, бармаклары да хәрәкәтләнә башлаган. Шул ук вакытта аның акылына зыян килмәгән, ул укырга ярата. Гаилә бәйрәмнәрендә такмаклар әйтә, татар җырларын башкара.
Гаиләгә туганнары ярдәм итә. Алар махсус карават һәм кресло сатып алырга ярдәм иткән, һәрвакыт килеп тә йөриләр.
«Еш кына төшенкелеккә биреләбез: ул бер килә, бер китә. Ул миндә генә түгел, әниемдә дә була. Бервакыт ул хәтта Сәламәтлек саклау министрлыгына хат язган, анда ул үзенә эвтаназия ясауларын сораган, ә органнарын башкаларга күчереп утыртырга рөхсәт итүен әйткән. Әнием йөк булып ятарга теләмичә, үләргә дә теләде. Андый вакытларда мин аңа: «Әни, син булмасаң, оныкларыңны күрмәс идең, алар белән уйный алмас идең», - дим. Ул елмая һәм тынычлана», - ди Галия.
Балалары тугач, ул, ярдәм сорап, шәфкать туташларына мөрәҗәгать иткән. Алар аңа физик яктан гына ярдәм күрсәтеп калмый, ә тынычландыра, сөйләшә дә.
10 ел дәвамында хатынына ярдәм итә
«Мин мескенләнеп утыра алмыйм, мин бит ир-ат – кадерле Раисам өчен таяныч», - ди 85 яшьлек Геннадий Орлов үз хатыны турында.
Ул инде 10 ел паралич суккан хатынын карый. Хатыны 70 яшендә инсульт кичергән, гәүдәсенең сул ягы хәрәкәтсез калган. Хатын йөри алмый, өйдә инвалид коляскасында гына хәрәкәт итә. Беренче елларда ире һәм балалары аны аякка бастырырга тырышып караган, реабилитация, массаж курслары алганнар. Ләкин нәтиҗәсе күренмәгән диярлек, хәзер исә хәлен тотрыклы сакларга тырышалар.
«Соңгы елда Раисаның хәтере начарланганын сизәм. Мине танымый, балаларны, оныкларны оныта, кайда икәнен аңламый. Мөмкин булганча, аңа барысын да хәтерләтергә тырышам. Бергәләп кроссвордлар чишәбез, ул йолдызлар турында яңалыкларны укырга ярата», – дип сөйли Геннадий.
Кызы Светлана әтиләренең чыннан да психологик яктан авыр хәлдә булуын таный. Ул спорт белән шөгыльләнеп, урамда йөреп кенә бераз тынычлана. Ул вакытта әниләрен дәүләт программасы буенча шәфкать туташы карый.
Ничек төшенкелеккә бирелмәскә?
Мондый хикәяләр шәһәрнең һәр 30нчы гаиләсендә очрый. Еш кына алар караучының да, авыручының да психологик яктан аруы, төшенкелеккә бирелүе белән тәмамлана.
«Авыру туганнары янында аның янәшәсендәгеләр дә авырый башлый», - дип, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша язма геройлары.
«Мондый халәтне вакытында таный белергә кирәк. Борчылу хисе, аның никадәр рациональ булуы, тискәре эмоцияләрнең никадәр еш барлыкка килүе, продуктивлыкның кимүе, баш авыртулары, йокысызлыкка игътибар итәргә кирәк», – ди психолог, «Содействие» үзәге җитәкчесе Полина Петрова.
«Еш кына безнең офиска авыруны караучы кешеләр килә, һәм алар көчсезлектән, арыганлыктан елый башлыйлар», - дип сөйли ул.
Әгәр дә ярдәм сорап вакытында мөрәҗәгать итмәсәләр, җитди проблемалар башланырга мөмкин: депрессия, баш һәм мускул авыртулары, хәтернең начарлануы. Болар белән беррәттән психик авырулар барлыкка килү куркынычы да арта.
Психолог фикеренчә, бу проблеманы яшереп, аны соңракка калдырырга ярамый. Психотерапевтларга һәм психологларга мөрәҗәгать итәргә оялмаска кирәк. Алар ару, төшенкелеккә бирелү сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңларга һәм җиңәргә булышачак. Шулай ук бушлай психологлар порталында мондый очраклар турында материаллар белән танышырга мөмкин.
«Авыруларны карау эшен социаль хезмәткәрләргә, шәфкать туташларына, волонтерларга, башка туганнарга тапшырырга өйрәнергә кирәк. Күпләр, авыру туганын карау - аларның шәхси җаваплылыгы, ә махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итү – көчсезлек, дип саный. Ләкин монда бернинди дә оялырлык әйбер юк. Алар үзләренә төшкән йөкләнешне җиңеләйтә, дуслар белән аралашуга, яраткан эшләре белән шөгыльләнүгә вакыт бүлеп бирә», – дип сөйли Полина Петрова.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Ольга Степанова