Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнием, сулый алмыйм. Мин үләмме?» Нәни малай туган көнендә үлгән

news_top_970_100
«Әнием, сулый алмыйм. Мин үләмме?» Нәни малай туган көнендә үлгән
Владимир Васильев, архив

Байкал аръягындагы Хилок шәһәре хастаханәсендә 6 яшьлек малай туган көнендә вафат булган. Ул үңәче ертылудан үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мин аны салкын кулларыннан тоттым, җылыта алмадым. Аннары юрганын ачкач, аяклары кап-кара булуын күрдем. Савушка үзе дә күрде. «Әни, сулый алмыйм. Мин үләмме?» – дип сорады. Мин кычкырдым, табибларны ярдәмгә чакырдым. Савушка туган көнендә минем кулларымда үлде», – ди, елый-елый, Ольга.

Савелий – гаиләдә икенче бала, абыйсына 21 яшь, Ольга Савелийны 36 яшендә тапкан.

«Барысы да Яңа ел алдыннан, 26 декабрьдә башланды. Савушка авырып китте. Температурасы күтәрелде, мин эштән сорап, аны табибка алып бардым. Дәвалау билгеләп, өйгә кайтарып җибәрделәр. Аннары снимок бронхит булуын күрсәтте. Икенче көнне хәле тагын начарланды. Тагын табибка алып бардым, хастаханәгә салырга тәкъдим иттеләр. Мин башта баш тарттым, ләкин кич белән үзебез стационарга бардык. 3 көн яттык, аннары өйгә җибәрделәр. Савелийның хәле җиңеләйде, ул Яңа елны өйдә каршылауга сөенде», – ди Ольга.

2023 елны алар бергә каршылый. Ләкин 1 гыйнварда Савелийның кабат температурасы күтәрелә, берничә көннән әнисе аны кабат табибка алып бара. Аның сүзләренчә, дежур педиатр «дәваланып бетмәгәнсез» дип әйткән.

«Улым зарланды. «Әни, кулларым, аякларым авырта», – диде. Дарулар булышмады. Хәле җиңеләймәде. Без табибка барып йөрдек. Ул тыңлый да кабат өйгә җибәрә. Каникул буена педиатрга йөрдек. Соңгы тапкыр улымны 9 гыйнварда алып килдем», – ди Ольга.

Юлда алар кибеткә кереп торт ала. 10 гыйнварда Савелийның туган көне була, аңа 6 яшь тула.

«Савелий витринада зур бәлеш күрде, шуны ашыйсы килде. Мин сөендем, улым берни ашамый иде – аны да алдым», – ди әни кеше.

Савелий бераз ашый да йокларга ята, әнисе бәйрәмгә әзерләнә, шарлар кабарта, бүлмәне бизи, бүләкләр әзерли. Төнлә бөтен гаилә уяна.

«Савелий коса башлады. Мин «ашыгыч ярдәм» чакырдым, табиблар 15 минуттан килеп, безне хастаханәгә алып китте. Башта хирургия бүлегендә булдык. Терапевт карады, улымда вирус дип, балалар бүлегенә җибәрде. Хилокта бер хастаханә – биредә балалар һәм өлкәннәр бүлеге бар. Бу вакытта Савелий косты, эчәргә сорады. Аңа косуга каршы укол кададылар. Ләкин бу булышмады. Ул агарып килде, хәлсезләнде. Иртәнге якта терапевт килде, «вируслы инфекция» дип әйтте. Аннары педиатр карады, «эчәклек инфекциясе» дип фаразлады», – ди Ольга.

Савелий капельница астында 4 сәг ята. «Аннары улым сулыш ала алмый башлады. «Ярдәм итегез, улым үлә!» – дип кычкырдым. Кислород битлеге кидерделәр. Мин санавиация чакырып, Читага җибәрүләрен ялвардым. Ләкин «вирус билгеләре белән сезне кире кайтарып җибәрәчәкләр» диделәр. Кич белән Савушка зәңгәрләнде, аны ИВЛга тоташтырдылар. 2 сәгатьтән Савелий үлде», – ди Ольга.

Баланың гаиләсе Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше ачылган.

«Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 10 гыйнварында малайны Хилок үзәк районы хастаханәсенә вирус инфекциясе билгеләре белән салганнар. Ул биредә вафат булган. Бала вакытында диагностика булмау, шул сәбәпле баланың үңәче ертылуын ачыкламау аркасында үлүе ихтимал», – дип хәбәр иткән Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсе.

«Савушка үлгәч, безгә бер көчек иярде, без аңа Малай дип куштык. Савелийның күптән эт аласы килә иде. Без, этне язын алабыз, дип килешкән идек. Ләкин ул көтеп җиткерә алмады», – ди Ольга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100