Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнием, ник килмәдең?» Баласы янгында үлгән әни кешене хөкем иттеләр

news_top_970_100
«Әнием, ник килмәдең?» Баласы янгында үлгән әни кешене хөкем иттеләр
Фото: Хабаровск крае прокуратурасы, https://epp.genproc.gov.ru

«Әнием, ник килмәдең?» Хатын-кыз Хабаровск краенда янгында 4 яшьлек баласы һәлак булуда гаебен таныган» дигән язма «Комсомольская правда» сайтында чыкты.

Фаҗига былтыр көз көне кечкенә генә бер бистәдә була. Янгын сүндерүчеләр авыр металл ишекне ватып ачкач, коточкыч күренешкә тап була – идәндә нәни малай ята, өйгә куе төтен тулган. Баланы урамга алып чыгып, табибларга тапшыралар, тик аны коткара алмыйлар.

17 октябрьдә нәни Никитаның (исеме үзгәртелә) әнисе эшләре белән чыгып китә, сабый фатирда үзе генә кала. Ул уйнап йөри торгач, шырпы тартмасы күрә, ут белән уйный. Бала утны яндыра белә, ә сүндерә белми. Бер мизгелдә ут өйдәге әйберләргә күчә, бала капкында кала.

Күршеләр төтен исен сизеп, янгын сүндерүчеләрне чакыра. Коткакаручылар кергәндә, бала үлгән була инде. Бала сөрем исе белән агуланып үлгән, дигән тикшерүчеләр.

Бистә халкы сүзләренчә, Никитаның анасы күптән тәртипсез тормыш итә, аны еш кына исерек килеш күрәләр.

«Ул көнне хатын баласын калдырып, эчәргә киткән. Моңа кадәр дә хөкем ителгән, олы баласына ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән, алимент түли. Гаилә хисапта тора», – дигәннәр прокуратурада.

Бала үлгәннән соң, җинаять эше ачыла. 47 яшьлек хатын гаебен таный, үкенүен әйтә.

«Суд аны 1 ел да 2 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт хисабына тотып калына», – дигәннәр прокуратурада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100