Иркутск өлкәсендә «Юность» бакчачылык ширкәтендә сукбай этләр 5 яшьлек малайга ташланган. Алар баланың өс киемнәрен ертып бетергән, бөтен тәнен тешләгәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Фаҗига бала яши торган өйдән берничә метр ераклыкта була. Ул әбисеннән кайтып килгәндә, сукбай этләргә очрый. Алар баланы җиргә ега, уенчык кебек тарткалап, талап бетерәләр. 10 минут чамасы этләр баланы ботарлый. Ярдәмгә анасы йөгереп чыга. Тирән яралары булган сабыйны хастаханәгә илтәләр.
«Тавыш ишеткәч, тәрәзәгә карадым, шок булды. Сабыйны караватка салдым да урамга чаптым. Мин чыккач, ул торып баскан, чишенгән, яланаяк килеш кардан бара. Аның өстендә чалбары, оекбашлары һәм кофтасы гына калган. Мин улымны кулыма алдым, ул елый-елый: «Әнием, мин үләмме?» – ди», – ди сабыйның анасы.
Баланы хастаханәгә салганнар. Ата-анасы полициягә мөрәҗәгать иткән. Икенче көнне сукбай этләр тотучылар 2 этне алып киткән. Алар, балалар койма артында гына уйнарга тиеш, ата-анасы белән булырга тиеш, дип искәрткән.
Сабый инде 1 атна хастаханәдә ята, ул төнлә куркыныч төшләр күреп уяна.
Сукбай этләрне тоту өчен җаваплы кешеләргә карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.