Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнием аркасында хатынымнан аерылдым, тик хәзер үкенәм...»

news_top_970_100

Мине әни 30 яшьтән соң гына тапкан һәм бервакытта да кияүдә чыкмаган. Мин әтием турында бернәрсә дә белмим. Үзем дә олыгаеп кына, 36 яшьтә өйләндем. Балачагымнан бирле мин әни өчен бердәнбер саклаучы-яклаучы, ярдәмче булуымны ишетеп үстем, һәм, күрәсең, үзем дә шулай уйлап күнеккәнмен. Өйләнгәнче дә очрашып йөргән кызларым булды, ләкин аларны әни белән таныштыргач, иртәме-соңмы, бу мөнәсәбәтләргә нокта куела иде. Ул вакытта боларның үзара бәйле булуын әле аңламый да идем, әмма әни һәрвакыт «хәзер җүнле кызлар юк ул, теләсә кем белән бәйләнмәскә кирәк» дип тукып торды. Үземә аерым фатир алсам да, әлбәттә инде, әни белән яшәдем. Күченеп китәргә җыенган саен, үпкә-шелтә белдерүләр башлана, әни йөрәген тотып егыла, үзем генә яши алмыйм, ялгызлыкта тилмереп үләчәкмен, ди башлый...

Ә мин шулай да өйләндем. ЗАГСка гариза язгач кына, әнине булачак хатыным белән таныштырдым. Әни беренче көннән үк хатынымны ошатмавын, аны өнәмәвен яшереп тормады. Аерым яшәсәк тә, ызгыш-талашлар гел булып торды. Әни хатыныма гел каныкты, пешергән ризыгына да, юган керенә дә, хәтта тузан сөртүенә кадәр бәйләнде. Хатыным эшләгән бөтен эш тә «бракка чыга», бер эше дә җиренә җитмәгән, дөрес түгел, янәсе. Ә әни безгә еш, атнасына берничә тапкыр килеп йөрде. Ә мин ялларда һичшиксез аның янына кереп чыгарга тиеш, без «чит-ятларсыз гына», ягъни, хатынымнан башка гына сөйләшергә, аралашырга тиеш. Улыбыз тугач та берни дә үзгәрмәде, әмма хәзер тавыш бала карау аркасында гына чыга. Хатынымның да ачуы килде, ә мин бу хәлләрне ничек тә булса җайларга-майларга тырыштым, ләкин әни шундук миңа үпкә белдерә башлый, имеш, мин – хатыным өчен газиз әниемне сатарга әзер булган бер түбән җан...

Хәзер аңлыйм мин: әнигә мин сайлаган бер генә хатын-кыз да ошамаган булыр иде. Ләкин ул вакытта мин аның коткысына бирелдем шул. Миңа чынлап та хатыным өйне тиешенчә чиста тотмаган, улыбызны да, мине дә начар караган кебек тоела башлады. Хатыным эшкә чыккач, көнкүреш тагын да ныграк ачуын чыгара башлады. Җитмәсә, әни дә минем яклы булып торды, бу негативны махсус шулай куерткан ул. Кыскасы, хатыным белән ниндидер юк-бар нәрсә өчен нык кына талаштык, мин әни янына киттем, шунда бер атна яшәдем. Ахырда, аерылышырга булдык.

Хатыным улым белән үзенең әти-әнисе янына кайтып китте. Соңыннан мин ипотекага беренче взнос өчен акча бирдем, һәм без аерылыштык. Әни минем кире әйләнеп кайтуыма сөенүен яшереп тә тормады, барысына да минем элекке хатынымны гаепләде. Син әле үзеңә тиң хатын-кызны очратачаксың, дип, мине юаткан булды.

2 ел узды, һәм мин үземнең коточкыч хата эшләвемне аңладым. Хатынымны әле дә яратам, улым белән очрашабыз, әмма элекке хатыным белән без бары тик бала турында гына сөйләшбез. Башка темаларны ул шундук өзә. Чынлыкта бит минем хатыныма бернинди зур шелтәм дә булмаган, ә минем үпкә-сапкаларымның күбесен әни уйлап чыгарган иде. Мин хәтта психологка да мөрәҗәгать итеп карадым һәм хәзер мин элекке хатыныма тагын да ныграк тартылам. Социаль челтәрләрдә аны карап барам, аның башка ир-ат белән очрашуын да беләм, әмма бу – җитди түгелдер, дип өметләнәм.

Мин тагын әни яныннан күчеп киттем, «ай йөрәгем, ай йөрәгем» дигән концертларына да карамастан, кайвакыт аны бөтенләй күрәсем дә, ишетәсем дә килми. Ләкин мин үземне гаеплим: мин – олы, акыл кергән ир-ат һәм үз гаиләмне сакларга, үз фикеремдә нык торырга тиеш идем. Әмма миңа нык ихтыяр көче һәм кыюлык җитмәде, бала вакыттан ук мин бар нәрсәгә әни күзләре белән карап ияләндем. Хатынымны кире кайтарырмын, дип өметләнәм, әмма әлегә ничек икәнен белмим, шулай да өметемне өзмим. Тезләнеп гафу сорарга да әзер, ләкин инде акланыр өчен соңдыр, дип куркам.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 июнь 2023
    Исемсез
    Бергэ эшлэгэн хатын соли, ойлэнешкэч ир я гына кайтты ди, канада малаена мине хурлаар тотынды ди, э малае болай дип этиен ди, синен жулэр малаен белэн торганга рэхмэт эйт дип этиен ди. Менэ колагыгызга элегез ир егетлэи
  • 15 октябрь 2022
    Исемсез
    Эйе.. Гэебегезне анлагансыз.. Эниегезнедэ кире какиа, хатынын бн баланныда... Ешыоак бар, гафу утен... Узеннен гэеплеикэненне эйт.. Белеп булмый бала хакына бэлкем кавышырсыз.. Бала бар бит.. Арагыза икенче ир кергжече уйла.. Сон булуы бар..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100