Блогер Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә әнисенең җәймә рецепты белән уртаклаша.
Ингредиентлар: 1 бокал катык, 3 йомырка сарысы, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, аз гына тоз, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы сода, 4-5 чашка он.
Барысын бергә салып болгатырга, азлап он кушып камыр басарга. Җәймәләр ясарга, чәнечке белән тишеп чыгарга һәм ике ягын да үсемлек маенда кыздырырга.
Чәйләрегез тәмле булсын!