Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни яхшы әйберләрен кара көнгә саклап, үзе сәләмәдән йөри, безне дә шулай яшәтмәкче...

news_top_970_100

Минем әнидә, заманча әйтсәк, «кичектерелгән тормыш синдромы». Аны балачагыннан ук әйберләрне, кием-салымны мөмкин кадәр сакларга өйрәтеп үстергәннәр, һәм аның бу гадәте әлегә кадәр дәвам итә. Әни гомер буе тегелгән, ямалган киемнән йөрде һәм сеңлем белән безне шулай яшәтмәкче була, болай гына әйткәндә, һәр пар носки өчен дә тавыш чыгарырга тора.

Әнинең балачагы авыр булган. Ишле, фәкыйрь гаиләдә үскән, шуңа күрә кечкенә балалар – олылардан калган киемне, ә олы балалар әти-әниләреннән калган киемне киеп үсәргә мәҗбүр булган. Ул киемнәрнең нинди хәлгә төшкәнен күз алдына китерәм, минем өйдәге идән чүпрәге дә өр-яңа булып күренә, билләһи...

Әмма ул вакытта киемне инде тәмам тузганчы, таралып төшкәнче кию мәҗбүри, дөресрәге котылгысыз булган. Әмма әни үз гаиләсе булгач та, үзе акча эшли башлагач та бу гадәттән арына алмаган. Дөрес, мин аннан калган киемнәрне киеп үсмәдем, тик менә сеңлем белән үзебезгә алынган киемнәрне җенебез сөйми иде.

Беренчедән, сеңлем белән зәвыкларыбыз төрле, мәсәлән, мин күлмәк-итәк кимим, ә сеңлем ыштан-чалбарларны күралмый. Тик бу нечкәлекләр әнине бөтенләй борчымый иде, ул киемдә дә һәм башка нәрсәдә дә коточкыч дәрәҗәдә экономияләп яшәде.

Икенчедән, әни үзе ямалган-типчелгән киемнәрне рәхәтләнеп киеп йөри ала, ул аны уйлап та бирми. Ә сеңлем белән безгә оят, әйтерсең без ниндидер бомжлар кебек... Өстәвенә, үскән чорда кием шундук кечерәя, әмма бу гына да әнине туктатмый, ул киемнәрнең җиңнәренә, итәк-күлмәкнең чабуына, чалбар балакларына тукыма өстәп тегә һәм шул рәвешле озынайта. Әле аның өстәп тегелгән тукымалары да киемгә бөтенләй дә туры килми һәм бик күзгә бәрелеп тора иде.

Тик иң үртәлдергәне бу да түгел, чөнки безнең яхшы киемнәр булды. Әти ягыннан әбекәй, әтинең апасы безгә бик матур, сыйфатлы киемнәр бүләк итә иде, тик әни аларны кидертмәде, ниндидер махсус очрак өчен шкафка төреп, җыйнап куя торган иде. Тик ул махсус очракның бервакытта да җиткәне булмады, чөнки ул киемнәр шкафта ята-ята безгә бәләкәйләнеп бетә. Шуннан соң инде ул өр-яңа киемнәр берәрсенә бүләк итеп бирелә, ә без сеңлем белән һаман сәләмә киемнән йөрүне дәвам итәбез.

Сеңлем белән буй җитеп, үз акчабыз барлыкка килгәч, кием, косметика һәм башка кирәк-яракны үзебез ала башладык. Һәр яңа иннек алган саен әни тилерер дәрәҗәгә җитә иде. Ике, өч иннекнең нигә кирәк булуын аңлый алмый.

Әти белән аларның туйларына бирелгән бокаллар һәм тәлинкәләр дә әле дә булса заводыннан чыккан тармаларында саклана. Әни аларны бары тик бәйрәмнәрдә генә чыгара, ә башка вакытта рәсемнәре уңып, чатнап, кителеп беткән тәлинкә-чынаяклардан ашый.

«Нигә яңа савытларыңны кулланмыйсың?» – дип сорыйбыз.

«Андый матур әйберне көндәлектә тотарга жәл...» – ди.

Урын-җир әйберләре белән дә шул ук хәл. Күпме генә яңа комплектлар бүләк итсәк тә, ул аларны шкафта җыеп яткыра. Ә үзе юкарып, сизрәп, төсләре уңып, инде җир төсенә кереп беткән җәймәләр җәеп йоклый. Ачулансаң да, әйбәтләп аңлатсаң да – юк.

Без инде сеңлем белән күптән башлы-күзле булдык, икебезнең дә үз гаиләсе. Күптән түгел балам туды. Һәм шушы баланың «бирнәсе» өчен әни белән ызгыш килеп чыкты.

Кызым тугач, әни миңа бер чемодан кием алып килде. Без сеңлем белән шул ыштан-күлмәкләрне киеп үстек, алар ул вакытта ук яңа түгел иде инде. Аннан 20 елдан артык вакыт узды. Алар саргаеп, сузылып беткән, ямалган, гел таптан гына тора... Кыскасы, идән чүпрәгенә генә куярга ярый, әле алай иткәнче дә мең мәртәбә уйларлык бар.

Әни:

«Менә боларны кызым киеп бетерер. Ә яңа алганнары булса, аларын җыеп куеп тор, кирәге чыгар, әнә берәрсенә бүләккә бирерсең...» – дигәч җен ачуларым чыкты.

Шактый кырыс итеп җавап бирдем.

«Кызымны мондый алама кием кидертеп үстерергә җыенмыйм. Өр-яңа, чиста, тапсыз, ямаусыз киемнәребез күп», – дидем.

Тик әнинең үз туксаны туксан иде. Янәсе, балага бер аермасы да юк, ул аны барыбер маңкага, селәгәйгә, ашаганда ризыкка батырып бетерә...

Балага, бәлки, барыбердер, тик менә миңа алай түгел. Без ирем белән гел иске-москы киеп, кара көнгә әйбер саклар өчен акча эшләмибез. Бүген һәм хәзер матур киенеп, тәмле ашап, рәхәт һәм матур тормышта яшисебез килә. Ә әни моны аңламый. Дөресен әйткәндә, мин урамда аның белән янәшә йөрергә оялам инде, чөнки, кемнәндер калган һәм үзгәртеп тегелгән, хан заманы пәлтәсеннән йөри. Андый пәлтәләрне хәзер бет базарында да сатмыйлардыр.

Безнең бу хәлләрне белмәгән күрше-күлән чыш-пыш килә башлады инде. Имеш, әни иске-москы сәләмәдән йөри, ә без балабызга ат бәясенә коляска сатып алганбыз, сеңлем белән инә-җептән киенгәнбез... Ә алар әнинең шкафы яңа кием-салым белән шыплап тулганын белми бит...

Сеңлем белән әнигә яңа пуховик та, пәлтә дә, дубленка да алып бирдек инде, тик әни аларны көзге янында гына киеп карый да, авыр сулап, «яхшы көннәр килгәнче» дип, кире шкафка алып куя. Кием белән дә, аяк киемнәре белән дә шул ук хәл. Без аның иске әйберләрне качырып кына ташларга да тырышып карадык инде, тик әни кара тавыш чыгарды, хәтта чүплеккә ташларга дип яшереп куйган әйберләрне кире урыннарына куярга туры килде.

Әни карт хатын түгел әле, әмма аның болай киенүенә, үз-үзенә кул селтәвенә түзәрлек түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100