Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, ярдәм ит, мин зиратта». Яшь кызга бабасының кабере янында һөҗүм иткәннәр

news_top_970_100

Башкортстанда зиратта 23 яшьлек кызны таларга маташканнар. Бу турыда «Башинформ» яза.

Бөре шәһәрендә 23 яшьлек кызга зиратта һөҗүм итү турында полициягә хәбәр итәләр. Эчке эшләр министрлыгының якынча белешмәсе буенча, кыз иртән бабасының каберен карарга зиратка бара. Көндезге уникеләр тирәсендә аның янына билгесез ир-ат килә һәм арттан кулын тотып, муенына пычак тери. Аннары бер сүз дәшмичә, кызны урманга таба сөйри. Шул чакта кыз телефонын алып анасына шалтырату җаен таба.

«Әни, ярдәм ит, мин зиратта», – дияргә өлгерә. Аннары ир-ат кызны җиргә егып сала, телефонын тартып ала, телефон чехолында 2000 сум акча була, шуны ала. Аннары ир-ат качып китә. Зираттан чыкканда, кыз полиция хезмәткәрләре һәм анасы белән очраша.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, җинаятьтә шикләнелүче зират янындагы ташландык йортта яши. Аны тоталар. Бу – биредә яшәүче 37 яшьлек ир-ат. Урлаган акчаны ул хәмергә тоткан. Ир-ат гаебен танып күрсәтмә биргән, аның пычагын алганнар. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100