Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни яратмады, әти гомумән санга сукмады»: психологларга мөрәҗәгать итүчеләр нигә арта?

Хәзер кешеләрне нәрсә борчый, проблемаларга юлыккан кешеләрнең барысына да ярдәм итү мөмкинме? Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәтенең Экстремаль психологы, психология үзәген оештыруда катнашкан, ә хәзер шәхси практика алып баручы психолог Гүзәл Маринина сөйләде.

news_top_970_100
«Әни яратмады, әти гомумән санга сукмады»: психологларга мөрәҗәгать итүчеләр нигә арта?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Психологка кайсы очракларда киләләр?

Гүзәл, без тыныч булмаган вакытта яшибез. Психиатрларга мөрәҗәгать итүләр саны тотрыклы кала, ә психологларга мөрәҗәгать итүләр саны арта. Кешеләр сезгә кайсы очракта киләләр?

Бер яктан, бу – мәңгелек проблемалар. Мәсәлән, ялгызлык, ир белән хатын мөнәсәбәте. Гадәттә, бу проблемаларның башлангычы балачакта һәм яшьлектәге авыр очракларда яшерелгән. Әгәр дә ата әни кешенекызы күз алдында кыйнаса, ул кыз үскәч, үзе дә аңламыйча, кияүгә чыгарга теләми, чөнки бу, аның уйлавынча, авыр һәм куркыныч. Бу очракта дәвалау кирәк.

Әгәр берничә ел элек ялгызлык темасы хатын-кызлар арасында гына актуаль дип саналган булса, 4 ел элек минем янга ир-атлар килә башлады. Күп мөрәҗәгатьләр депрессия белән бәйле.

Икенче яктан, безнең заманга хас булган сораулар да барлыкка килде. Соңгы елларда күп кеше курку, борчылу, паник һөҗүмнәр борчу аркасында килә. Бу – махсус хәрби операция башлану белән бәйле. Психологик яктан бу аңлашыла: галимнәр ачыклаганча, әгәр дә нәселдә охшаш хәл булганда – сугыш зонасында булган, репрессияләнгән ата-бабалар булса, психологик триггер (ярсыткыч) барлыкка килә, һәм бу кешедә көчле эмоцияләр тудыра. Телевизордан берәр сюжет караганда яисә хәбәр ишеткәндә, кешедә үлемнән курку яки балаларын югалтудан курку хисе барлыкка килә.

Минем янга ата-аналар – балалар мөнәсәбәтләре буенча да киләләр. Еш кына яшьләр әти-әниләре белән аралашуларында нәрсә дөрес түгеллеген аңларга ярдәм итүләрен сорап яза. 17 яшьтән 32 яшькә кадәрге яшьләр буыны авыр хәлдә. Яшьләр еш кына юнәлешсез, тормыш мәгънәсен югалта, әти-әниләре белән мөнәсәбәтләрне җайга сала алмый, үз сорауларына җавап эзли, мәхәббәт ихтыяҗын канәгатьләндерергә тели. Өстәвенә җәмгыять тә киеренке хәлдә.

«Әни миңа бөтенләй мәхәббәтен бирмәде...»

Әти-әниләр нәрсә белән мәшгуль?

Бу – совет чоры тәэсире. Ул вакытта әти-әниләр балаларын сабый чактан ук бакчаларга, бала караучыларга, няняларга бирәләр һәм эшкә чабалар иде. Әлеге буын мәхәббәт дефицитында, аңсыз травма белән үсте. Алар өчен үз балаларын да нәкъ шулай ук үстерү, күбрәк вакытны эшкә багышлау норма дип кабул ителә. Бүгенге балалар гына башка. Аларга игътибар кирәк, чөнки хәзер җәмгыять бөтенләй башкача. Алар миңа психолог буларак киләләр һәм: «Әни миңа бернинди мәхәббәт бирмәде, әти гомумән санга сукмый», – диләр.

Психологка бару ул яхшы, кайвакыт, психологка барасы урында, алар наркотиклар һәм алкоголь, компьютер уеннары белән мавыга.

Сезнеңчә, хәзерге заман кешесе нинди халәттә? Күпләр үсеп җитә алмый кебек, хәтта 35 яшькә кадәргеләрбала-чага кебек җавап бирәләр. Боларның барысына да акча культы, «вложи 10 рублей получишь 100» һ.б. шигарьләр чоры тәэсир итәдер.

Хәзер күпләр аптырашта калды – үзләренең кем икәнен, нинди һөнәр иясе икәнен аңламый. Әгәр элек аңлаешлы алгоритмнар булган булса (мәктәп – югары уку йорты – эш – гаилә), хәзер барысы да үзгәрде. Балалар мәктәпне тәмамлыйлар һәм кая барырга белми. Ә дөньяда күптөрле курслар, финанс пирамидалары бар, һәм яшьләр, бәлки, анда бәхет елмаер, дип уйлый. Ләкин үз максатыңны белмәсәң, дөрес булмаган юлга борылырга мөмкинсең. Минемчә, хәзер үз һөнәреңне эзләү идеясен популярлаштырырга кирәк.

Күпләр тиз арада нәрсәдер үзләштерергә һәм шуның белән акча эшли башларга тели...

Бервакыт автобуста барганда, бер кыз белән сөйләшеп киттек. Минем психолог икәнемне белгәч, ул психология буенча курслар үтәргә теләвен әйтте: «Мин кешеләргә консультация бирә алырмын микән, ничек уйлыйсыз?» – дип сорады. Бу һөнәрне сайлаучыларга кешеләрне ярату, аларны кызгана белү, югары эмпатиягә ия булу, һәрвакыт үз-үзең өстендә эшләү кебек хисләр тудырырга кирәк. Өстәвенә, кешегә үзегездә хәл ителмәгән проблема буенча консультация бирү дөрес булмый, триггер эшләп китә ала. Ул очракта психолог ярдәме беренче чиратта кемгә кирәклеге әле сорау тудыра.

Ул миңа шаккатып карады: «Мин барысы да шулкадәр авыр дип уйламаган идем», – ди. Әйе, психолог (минем очракта шәфкать туташы дипломы белән) – ул яшәү рәвеше.

Мин бер очракны искә төшерәм. Урам буйлап барганда: «Баламны коткарыгыз!» – дигән тавыш ишеттем. 7-9 айлык була сулыш ала алмый интегә. Әни кеше янына йөгердем, агара башлаган баланы аякларыннан тотып әйләндердем дә селкедем. Баланың авызыннан ниндидер әйбер төште дә, ул сулый башлады. Әнисе: «Сез минем баламны коткардыгыз. Сез кем?» – дигән иде.

Мондый очраклар бик күп. Мин үземнең профессиональ эшчәнлегемне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында психолог буларак башладым. 2002 елда Казанда тулай торак ишелде. Мин ул вакытта ялда идем, әмма үз теләгем белән эшкә чыктым. 2 кешегә ярдәм итә алдым. Шуларның берсе – селкенә алмыйча туктап калган иде (ступорда), күз каралары зурайган. «Ступор»да булу – куркыныч, чөнки зыян күрүче барысын да аңлый, ә тәне каткан була. Мондый хәлдә озак вакыт тору үлемгә китерергә мөмкин. Бу вакытта күз карасына басып алып, кинәт кенә җибәрергә кирәк, шул чакта кеше үз халәтенә кайтачак. Мин шулай эшләдем дә, бу ир соңрак миңа бик рәхмәтле булды.

Икенче зыян күрүчегә үзе күргән хәлләрне кемгәдер сөйләргә кирәк булган, чөнки ул вакыйганың эпицентрына эләккән. Ул бишенче катта булган, балалар коридорда йөгереп йөргән, бу хатын нидер сизгән һәм балалар янына чыгып, «тиз генә бүлмәләргә керегез!» дип кычкырган. Алар бүлмәгә кереп китү белән, коридор ишелеп төшкән. Ул боларны миңа сөйләгәннән соң, аңа җиңелрәк булып китте.

Кешеләр сезнең психолог икәнне каян белә?

Озак вакытлар «сарафан радиосы» яхшы эшләде. Ләкин бер мизгелдә ул эшләми башлады. Мин социаль челтәрләрдә мәгълүмат урнаштырдым. Белгечкә үз яшәү рәвешен, кыйммәтләрен, принципларын, өстенлекләрен, клиентларның нәтиҗәләрен күрсәтү мөһимлеген аңладым. Кешеләр моны күреп, «минем дә шулай ук бит» дип, консультациягә киләләр. Минем өчен бу могҗиза кебек.

Психологка бәйле булмагыз!

Классик психология ысуллары бүген ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?

Фән үсә, күп нәрсә үзгәрә. Мин 1999 елда КДУны тәмамладым, анда төп белем алдым, әмма тагын күп нәрсәне өйрәнергә туры килде. Кеше психологка бәйлелеккә эләгә дип борчыла идем. Мин бер сеанста ук кешенең интуициясен, эчке тавышны тыңларга өйрәнүен һәм үз борчуларын үзе хәл итә алуын, үзендә таяныч табуын телим. Шул ук вакытта җитди проблемалар (травмалар) озак вакыт эшләүне таләп итә.

Психология базарын үзешчән белгечләр, дипломсыз осталар һ.б. күп булуына сез ничек карыйсыз?

Күп кенә тәкъдимнәр – җәмгыятьнең хәзер рухи яктан савыгуга мохтаҗ булуы турында сигнал. Сорау бар икән – тәкъдим дә була. Әгәр алар ярдәм итә икән, алар да булсын. Кайбер кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне бөтен кешегә дә шоу рәвешендә күрсәтеп, хәл итәргә әзер. Кемдер үз проблемаларын киң аудиториягә чыгарырга теләми. Миннән белгечнең никадәр компетентлы булуын ничек аңлап була, дип еш сорыйлар. Аның игълан ителгән өлкәдә нәтиҗәләре бармы-юкмы икәнен карарга кирәк.

Мәсәлән, психолог кызларны кияүгә чыгарга өйрәтә, ә үзе аерылган икән, бу белгечкә барудан нәтиҗә булырмы икән?

Психологларның мәктәпкә кайту идеясенә сез ничек карыйсыз?

Яхшы. Ләкин алар эшкә болай гына килүчеләр булырга тиеш түгел, ә үз һөнәрләрен, балаларны яратырга, сер саклый белергә тиешләр. Шулай ук алар «нульдән» эшли башларга тиеш түгел, тәҗрибә кирәк.

Миңа консультациягә күп тапкырлар дусларымның балалары килгәне бар. Яшүсмерләр, аларга 17-18 яшь. Сөйләшкәннәрнең барысы да безнең арада гына калачагына ышандырам. Һәм алар әти-әниләре беркайчан да белмәячәк әйберләрне сөйлиләр. Нинди җаваплылык икәнен күз алдына китерәсезме? Мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләүче психологлар да шушы җаваплылыкны тоярга тиеш.

Әти-әниләргә «Кермәскә!»

Баланың проблемасы бар икәнен ничек аңларга?

Аның белән ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга кирәк. 12-16 яшьлек яшүсмерләр чикләр куя, бүлмә ишегенә «Кермәскә!» дип тә яза. Акыллы булып, тыныч кына, яратып көтәргә кирәк. Минем әти-әнинең балалар өчен кем булырга тиешлеген аңлатасым, популярлаштырасым килә. Шул чакта теләсә кайсы вакытта кеше үзенең әни (яки әти) буларак дөрес эшләмәгәнен аңлый алачак. Әти кешенең өч максаты бар: өйдә иминлек тәэмин итү, табыш китерү һәм балага аның эшләре өчен үз хуплавын белдерү (кызы аш пешергән икән, әтисе баланың ризык әзерләү теләген ныгытып мактарга тиеш).

Минем бер клиентым берничә югары уку йортын тәмамлаган, әмма әтисеннән бер тапкыр да «мин синең белән горурланам» дигән кирәкле сүзләрне ишеткәне булмаган.

Әни кешенең ике максаты бар: баланы, нинди булуына да карамастан, ярату һәм төрле хәлләрне җиңү тәҗрибәсе белән уртаклашу. Әни үз зирәклегеннән чыгып өйрәтә. Бала нидидер ситуациягә эләккәндә, әнинең бурычы – аны ничек бар, шулай кабул итү, кирәк булса, юату, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу. Шулай итеп, ул баланың таянычы өчен рухи нигез сала.

Апа-сеңелләр, абый-энекәшләр, балачак дуслары – партнерлык өчен нигез. Алар – серләрне уртаклашырга кирәк булган кешеләр. Әгәр дә алар тарафыннан хыянәт булса, кеше соңыннан партнерларына, дусларына ышанмый башлый.

Тормышта гармонияне ничек табарга?

Үз кыйммәтеңне аңлау, йөрәкне тыңлау һәм ул кушканча эшләү. Сезгә кайсы юнәлештә барырга кирәклекне белгәч, сезне юлдан яздыру авыр булачак.,

​​​​​ «Казанские ведомости», Оксана Бирюкова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100