news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әни, янәшәмдә булмасаң да...» - Вадим Захаров, әнисенә багышлап, хәйрия концерты куйган

news_top

Җырчы Вадим Захаров туган авылында хәйрия концерты куйган. Ул аны иң якын кешесе, мәрхүмә әнисенә багышлаган. Артистка әлеге изге эштә сәхнәдәш дуслары – ИлСаф, Руслан Кираметдинов, Альберт Вәлиуллиннар да теләктәшлек белдергән. Вадим Захаровның әнисенең иң яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да кайткан. Вадим сүзләренчә, Зөһрә Шәрифуллина җырчының авылга кайтып әнисен искә алу ниятен дәррәү күтәреп алган.

Концерт алдыннан җырчы әнисенең каберен дә зиярәт кылган.

«25 май әниемнең туган көне булырга тиеш иде… Әни, янәшәмдә булмасаң да, күңелем белән синең һәрвакыт минем белән икәнеңне беләм. Авыр чакларда да көч бирәсең, дөрес юл күрсәтәсең кебек. Синең җылы сүзләрең, назлы карашың һаман йөрәгемдә яши…», – дип яза артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар