«Әни, улым – минем талисман, мин үлмәячәкмен, диде»: Рөстәм Әхмәтовның үлеменә 1 ел
«Ул безне коткарды... Сезнең улыгыз – Герой! Бу һәм теге дөньяда аңа дан!» – дип язган Әгерҗеле Рөстәм Әхмәтовның әнисенә аның хезмәттәше. Күптән түгел Татарстан хәрбиенең һәлак булуына 1 ел тулды. Ул, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Командирлык сыйфаты Рөстәм Әхмәтовта балачактан ук була. Буе озын булмаса да, сыйныфтагыларның барысы да аның артыннан иярә. Чөнки ул тимер ихтыяр көче, рух ныклыгы, гаделлеге белән аерылып тора, дип танышлары. Ул укытучының уң кулы, сыйныфташлары арасында «авторитет» була.
«Укытучылары сөйләвенчә, Рөстәм соңгы партада утырган, һәм, әгәр дә кем дә булса шау-шу чыгара башласа, сыйныфташлары тынычлансын өчен, аның бер карашы җиткән», – дип сөйли «Әгерҗе хәбәрләре»нә аның әнисе Чулпан Әхмәтова.
Аңа балаларын әтиләреннән башка тәрбияләргә туры килгән.
«90нчы елларда бик авыр яшәдек. Тәүлек буе эшләгән көннәрем дә булды – гаиләне тәэмин итәргә кирәк иде. Рөстәм энесе өчен дә, минем өчен дә, әбисе өчен дә зур җаваплылык тойды. 8 яшьлек малай иртәдән тора һәм эшкә тотына иде. Берүзе колонкадан су ташып, утын кертеп, мунча яга иде. Бервакыт әбисе, аны жәлләп, карны чистартып куйган. Моның өчен «Минем карны кире урыныңа куй!» – дип ачуланды», – дип елмаеп искә ала Чулпан Әхмәтова.
«Башлангыч сыйныфларда укыганда ук, җәй төнлә минем белән эшли иде. Мин вокзал буфетында эшли идем, ә Рөстәм минем белән килә, китап кибетеннән газета һәм журналларны яздырып алып, вокзалда сата. Иртән эштән кайтканда, уенчыклар кибетенә керәбез, ул анда бөтен акчасына энесенә дип машина сатып ала һәм «хәзер Руслан шатланачак» дип, өйгә шундый канәгать булып кайта», – дип дәвам итә әнисе.
«Миңа өйрәнергә кирәк»
«Бер җәйдә күрше бабай йорт төзеде, Рөстәм гел аның янында иде. Такталарны кисәргә, идәннәрне түшәргә – барысын да өйрәнде. Ул бабай янына ярдәм итәргә дип кенә бармый иде.
«Миңа өйрәнергә кирәк», – дип әйтә иде.
Участоктан бәрәңге, йорт куяннарына салам ташыр өчен дип, 9 яшендә мотоцикл йөртергә өйрәнде. Кыш көне иртә караңгылана, әбисе кичләрен бәйли иде. Рөстәм дә, буш утырырга теләмичә, бәйләргә өйрәнде. Һәрвакыт: «Миңа бетмәс-төкәнмәс эш бирегез, алайса эш тиз бетә», – дип әйтә иде», – дип сөйли Чулпан Әхмәтова.
«Рөстәм турындагы шундый хәтирәләрнең тагын берсен сөйләп китәм. Йорт эшләрен яхшы белгән малай иртәннән, эссегә кадәр дип, бәрәңге өяргә була. Ләкин әбисенең алай иртән торасы килми. Рөстәм сәгать телләрен 2 сәгатькә алга күчереп куя. Шул вакыт әбисе: «Без инде бәрәңгене өеп бетерәбез, ә көтү әле чыгып кына килә», – дип бик гаҗәпләнгән иде...»
1нче сыйныфта укыганда, авырганнан соң, табиблар Рөстәмгә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Башта ул үзенә турник ясый, аннары дзюдога, аннан соң бокска йөри башлый. Кыш көне һәрвакыт чаңгыда йөри. Сүз уңаеннан, армиядә ул нормативларны бик яхшы тапшыра һәм спорт мастерына кандидат разрядын ала.
Техникумда да, мәктәптә кебек үк, иң яхшы укучыларның берсе була. Тырыш егет көндезләрен укый, ә кичләрен төзелештә эшли. Өченче курстан соң, үзен яхшы яктан гына күрсәткәч, аны даими эшкә алалар.
«Улыгыз – әзер хәрби»
2014 елда техникумны тәмамлагач, Рөстәм инде өйләнгән һәм хәтта әти булып армиягә хезмәт итәргә китә. Хатыны Наталья һәм кечкенә кызы Ярослава аның әнисе белән кала.
Уллары әниләре Чулпанга һәрвакыт хөрмәт белән карый. Һәм Рөстәм әнисенә карата бигрәк тә игътибарлы була: аңа шигырьләр багышлый, күңелендә булган һәрнәрсә белән уртаклаша һәм, әлбәттә, киңәшләшә.
«Бервакыт часть командиры шалтырата һәм: «Улыгыз – әзер хәрби. Менә контракт төзергә тәкъдим итәбез, ә ул: «Әни белән киңәшләшергә кирәк», – ди. Нәрсә әйтәсез?» – диләр. Мин дә: «Ярар, мин каршы түгел», – дидем», – дип искә ала Чулпан Әхмәтова.
2015 елдан алып Рөстәм контракт буенча хезмәт итә. Башта – Кизнерда, аннары Бурятиягә китә, гаиләсен шунда алып китә. Старшина буларак, үзенең һәр солдатының характерын, кайдан, нинди гаиләдән икәнен белә, ярдәм итәргә тырыша, хәтта хезмәттәшләренә өйдән пешерелгән ризыклар алып килә.
Соңрак, алгы сызыкта булганда, үз егетләрен үзенең янына җыя. Ул үзе озын буйлы булмый. Һәркемнең куркынычсызлыгын тикшерә: берәр нәрсәсе чыгып тормыймы, комачауламыймы... Яшь контрактчыларны үз кул астына ала. Һәм үзенең хуҗалык күнекмәләрен актив куллана.
«Ноябрьдә аның частена килгәч, минем өчен экскурсия үткәрделәр: менә бу каптерканы ул ясады, менә бу киптергечне ул ясады, пыяла ишекне ул куйды... Гомумән, солдатларга уңайлы булсын өчен барысы да эшләгән», – ди әнисе.
Аның бүләкләре арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парадта катнашкан өчен», II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен» медальләре бар, алар һәркемгә дә бирелми. Һәм тормыш бәрабәренә яуланган иң кыйммәтле бүләге – Батырлык ордены.
«Әни, Салаватик – минем талисманым, мин үлмәячәкмен!»
Рөстәм Украинага 2022 елның 26 июнендә оча.
«Ул миңа шалтыратты һәм: «Әни, боерык килде, мин очам», – диде. Ә күптән түгел генә аның улы Салават туган иде. Мин аңа: «Син бит ярты елга кичектерү ала аласың», – дидем. Ә ул: «Әни, Салаватик – минем талисманым, мин үлмәячәкмен!» – дип сөйли Чулпан Әхмәтова.
Рөстәм утлы һәм аэрозоль каршылык батальонының махсус машиналар ротасы старшинасы була. Ул көнне алар Изюм шәһәре янында булалар. Хезмәттәшләре әйтүенчә, Рөстәм төн буе саперлар белән эшләгән. Иртән һөҗүмгә чыкканнар. Коточкыч бәрелеш булган. Рөстәм ахырга кадәр яралыларны һәм үлүчеләрне ташыган, әмма 14 сәгать тирәсендә нәкъ менә алар яраланганнарны БТРга төягән урынга снаряд очып төшкән...
Бүген Рөстәм Әхмәтов хөрмәтенә ул укыган 1нче гимназия һәм тимер юл колледжы фасадларына мемориаль такталар куелган. Частьтә үз куллары белән эшләгән әйберләр аны хәтерләтеп тора. Энесе Руслан Рөстәм төзи башлаган йортны торгызып бетереп килә. Әтисенә охшаган яшь ярымлык Салаватик әбисен шатландырып үсеп килә.
«Ә сезнең улыгыз – Кеше һәм Герой... Андыйларны онытмаячаклар... Мондый егетләрне онытмаячаклар», – дип язган әнисенә хезмәттәше.