Иркутск өлкәсендә янгында күп балалы 45 яшьлек хатын һәлак булган. Үләренә 1 көн алдан әбиләре төшендә матәм киеме күргән, дип яза «Комсомольская правда».
Маркова авылында коточкыч янгында өй дә, җиһазлар да, техника да юкка чыга. Хәрабәләрне актарганда, коткаручылар хатын-кыз мәете таба. Соңрак ачыкланганча, 45 яшьлек хуҗабикә төнге сменадан кайта һәм йокларга ята. Ире эшкә киткән, 12 яшьлек кызы мәктәптә була, 19 һәм 25 яшьлек уллары аерым яши.
«Әни биредәге картлар йортында эшли иде. Яңа ел алдыннан өстәмә эш алды. Гыйнвар азагында туган көне иде. Ул туган көнен үткәрергә әзерләнде», – дип сөйли мәрхүмәнең 19 яшьлек улы Руслан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын турында шаһитлар 15.38 сәгатьтә хәбәр итә. Янгынны бик соң күреп алалар. Коткаручылар килгәндә өй дә, гараж да тулысынча ут белән чолгап алынган була.
«Миңа күршедәге яшьтәш кыз шалтыратты. «Өегез яна!» – ди. Мин шаярта дип уйладым. Ләкин ул видеоэлемтә ясап, тәрәзәдән күрсәтте. Безнең койма каршында кеше күп иде, янгын сүндерүчеләр эшли. «Әни урамдамы?» – дип сорадым. Ул «юк» диде», – дип сөйли егет.
Утны сәгать ярым узгач кына туктата алалар. Соңгы минутка кадәр якыннары, әни кеше исән калган, дип өметләнә. Ләкин аны коткаручылар караватта яткан килеш таба. Ул төтен исен дә сизмәгәндер, диләр.
«Ул сменага китәр алдыннан, төнлә әби куркыныч төш күргән. Имеш, ул матәм киеме кигән. Анализ нәтиҗәләре начар буладыр, дип юраган», – ди Руслан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре янгын сәбәпләрен ачыклый. Электр җиһазлары ватык булып, кыска ялганыш чыккан, яки мич дөрес эшләмәгән, дигән версияләр бар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.