Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни торты» рецепты

news_top_970_100
«Әни торты» рецепты
Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Әни торты» рецептын тәкъдим иткән.

Ингредиентлар: 6 йомырка, 2 чәшкә шикәр комы, 2 чәшкә он, 24 грамм көпшәкләндергеч. Барысын бергә болгатырга, камыр әзер була.

Табаны үсемлек мае белән майларга һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешерергә.

Кремны атланмай, куертылган сөт (сгущенка), шулай ук кибет каймагына шикәр комы салып та ясарга була.

Пешеп чыккан камырны суытырга, икегә бүләргә, крем ягарга. Әзер тортның өстенә дә крем ягарга һәм бизәү өчен әстерхан чикләвеген ваклап сибәргә, шоколад, кокос вагы да кулланырга була.

Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100